Иске Сәфәр мәдәният йорты мөдире Илдус Һарунов: «Әгәр берәү урамда гармун тартып җырлап йөрсә, әһә, бу салмыш, диячәкләр…»

Тиздән алар тальяннарын янә кулларына алачак. Узган ел Актаныш районы гармунчылары 22 авылны әйләнеп, урамнарны моңга күмгән. Быел да әлеге гадәтне дәвам итмәкчеләр. Балалар да, олылар да көтә авылга гармунчы абзыйлар килгәнен.

Актаныш районының Иске Сәфәр мәдәният йорты мөдире Илдус Һарунов әйтүенчә, әлеге чара республиканың башка бер районында да үтми. «Авыллардан – гармуннарга, гармуннардан – күңелләргә» проекты – клубта оешкан «Баламишкин егетләре» ансамбле идеясе. Балтач, Зөбәер, Түке, Урьяды, Богады, Сәфәр, Байсар, Гәрәй авылларыннан 10лап егет җыела икән. Арада 25–30 ел эшләгән мәдәният хезмәткәрләре бар. Бергәләп яшен-картын җырлата, биетә алар. 80–90 яшьлек әбиләр, аяклары авыртса да, утыргычта тыпырдап утыра. Зөбәердә 93 яшьлек әбиләргә кадәр дер селкетеп биегән.  «Эх, минем әти гармун уйнап, сугышка чыгып киткән иде бит», – дип күз яшьләрен сөртүчеләр дә булган.

– Халык гармун көйләренә сусаган. Бу чараны ике ел рәттән үткәрдек инде.  Быел Сабан туе үткәч чыгачакбыз. Максатыбыз – авылларга чыгып, гармун моңнарын кайтару, баянчыларның  абруен күтәрү. Бу егетләр үз авылларында  бәби туеннан башлап туй, туган көн, армиягә озату, каршы алу кебек төрле мәҗлесләрдә катнаша. Аларны үз авылларында болай да беләләр,   башкаларга да күрсәтәсебез килде. Алмаш турында да уйлыйбыз. Йөз баланың берничәсе генә гармунга тартылса да, бик яхшы бит, – ди җор телле Илдус Һарунов.

Гармунчыларның алтмышар чакрым үтеп килгәннәре бар. Эштән соң арыдым дип тору юк. Кичке сәгать 6да чыгып китәләр дә төнлә генә өйләренә кайталар. Башта урам буйлап йөриләр, аннан клуб янында концерт куялар. Менә шундый җырлы-моңлы тамаша, кыскасы. Беренчесен Чишмәбаш авылыннан башлаганнар икән. Башта үзләре дә, халык килерме икән, дип борчылган. Капка төбе саен җыелган халыкны, корылган табыннарны  күргәч, күңелләренә җылы йөгергән. Кечкенә яки зур авыл дигән нәрсә юк. Кайда халык – шунда баралар.

Егетләр остарып беткән, шәһәр сәхнәләренә дә менеп уйныйлар хәзер. «Уйнагыз, гармуннар!»да өч ел рәттән лауреат булганнар. Удмуртия, Башкортстан республикаларына да чыгалар. Быел барлыгы 17 концерт куйдык. «Баламишкин»нар хәрби операциядә катнашучыларга хәйрия концерты куйган. Җырлап, 300 мең сумнан артык акча җыйганнар. Әлеге егетләрнең  гаиләләренә, әти-әниләренә булышканнар.

Илдус Һаруновның үзенең гармун тарта башлавына – 40 ел. Әтисе Һади  баянчы булган. Озынайтылган көн төркеменә йөргәндә, укытучы Әнисә апасы гармун алып килергә кушкан. Барысы да менә шуннан башланган. Каникулда тырыша-тырыша өйрәнгән.

– Әгәр берәү урамда гармун күтәреп, җырлап йөрсә, авылда, әһә, бу салмыш бугай, диячәкләр. Менә шундый заманга килеп җиттек. «Баламишкин егетләре» шушы калыпны җимерде. Безне бар җирдә сагынып көтеп алалар, –ди 52 яшьлек Илдус әфәнде.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү