Рөстәм Миңнеханов һәм Карелия Республикасы Башлыгы Артур Парфенчиков хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Карелия Республикасы Башлыгы Артур Парфенчиков белән очрашты.Очрашу ПМЭФ-2023 кырында узды.
Төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре каралды. Үзара сәүдә күләме 1,5 млрд сум тирәсе тәшкил итә.
Җыелган темпларны киметмәс өчен хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен эшләү мөһим, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук хезмәттәшлекнең 2014 елда Татарстан белән Карелия арасында имзаланган Килешүгә нигезләнгәнлеген искәртте.
Бүген Карелиягә йөк һәм җиңел автомобильләр, автобуслар, дизель ягулыгы, азык-төлек, медицина җайланмалары, дарулар, шиналар җибәрелә.
Карелиядән үз чиратында төзелеш материаллары, кәгазь продукциясе алып киләләр.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республика инновацияләр кертү, эшкуарлыкка ярдәм итү буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер.
«Безнең компанияләр электр челтәрләрен төзү һәм хезмәт күрсәтү, ТКХ өлкәсендә алдынгы технологияләрне кертү буенча партнерлыкны үстерергә әзер», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү