Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация кертелү турында игълан итте

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация кертелү турында игълан итте. Бүген ил башлыгы россиялеләргә мөрәҗәгать итте. 

«Бүген сезгә – илебезнең барлык гражданнарына, төрле буын, яшь һәм милләт кешеләренә, Бөек Ватаныбыз халкына, барыгызга да – зур тарихи Россия берләштергән барлык кешеләргә, Донецк һәм Луганск халык Республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәм. Сүз суверенитетны саклау буенча кирәкле, кичектергесез адымнар турында барачак», – дип мөрәҗәгать итте Путин халыкка.

Ул ассызыклаганча, Украинадагы вәзгыять – Көнбатыш эшчәнлеге нәтиҗәсе, аның максаты – илебезне көчсезләндерү, таркату һәм юкка чыгару. Владимир Путин әйтүенчә, Ватаныбызның территориаль бөтенлеге, бәйсезлеге һәм азатлыгы тәэмин ителәчәк һәм моның өчен барлык чаралар кулланылачак.

«Безнең тарихи традициябездә, халкыбыз язмышында – дөнья белән хакимлек итүгә омтылган, Ватаныбызга аны таркату һәм коллыкка төшерү белән янаганнарны туктату бар. Без хәзер дә шуны эшлибез, шулай булачак та. Сезнең ярдәмегезгә ышанам», – диде Россия Президенты.

 

 


Фикер өстәү