Тешләде дә бетте түгел: талпаннан ничек сакланырга?

 Ел саен республикада  9-10 мең кешегә талпан кадала.

Быел республикада талпан  тешләп, 2651 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Узган елның   шушы чоры  белән чагыштырганда, бу сан 14 процентка кимрәк. Урман бете кадалу куркынычы әле октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аннан ничек сакланырга? Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугатконференциясендә сөйләделәр.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең санитария саклау бүлеге башлыгы урынбасары Анна Алешина белдергәнчә, талпаннар тешләү очраклары ел саен май, июнь айларында ешрак күзәтелә. Быел аларның активлыгы март аенда уксизелгән. Ел саен республикада  9-10 мең кешене талпан тешли.  Кешләр аны бигрәк тә урманда йөргәндә ияртә.

Талпан инфекцияләре күп, ә энцефалит һәм боррелиоз – шуларның иң җитдиләре. Талпан энцефалиты – үзәк нерв системасының зарарлануына, еш кына параличлануга китерүче йогышлы авыру.Урман бете шулай ук боррелиоз авыруын тарата. Боррелиоз терәк-хәрәкәт аппараты, йөрәк, нерв системасын какшата.
Әгерҗе районының Красный Бор авылында яшәүче, үләннәр белән дәвалаучы 94 яшьлек Яхья бабай Ишиков ел дәвамында урманнан кайтып керми. “Быел урман бетен күргәнем юк әле, берәү дә кадалмады”, – ди ул.

Балтач районының  Чапшар авылында яшәүче Гүзәлия Вәлиевага талпан наратлыктан ияреп кайткан.

Талпаннар шактый күренә. Искечә май башында безнең үләннәр, 41 агач башы” җыя торган гадәтебез бар. Быел   да  үләннәр, нарат бөресеҗыйдым. Өйгә кайтып, диванда ял итеп утырганда, кулда нәрсә йөри дисәм, урман бете икән.Тиз генә тотып та булмый әле аны, кача. Кашыкка салдык та, яндырдык, – ди Гүзәлия.

Талпаннан сакланыр өчен нишләргә?

–Урман, агачлыклардан кайткач, тәннәрнеяхшылап карарга кирәк. Җыйган үләннәрне өйгәтизрәк алып керергә ашыкмагыз. Әгәр кадалган икән, аны хастаханәгә барып алдырту яхшырак. Талпанны пыяла савытка салып, бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнен белү өчен, гигиена һәмэпидемиология үзәгенә илтергә кирәк. Эскәк белән тартып алган очракта  талпан кадалган урынны йод яки спирт  сөртергә. Талпанга каршы вакцина ясатырга да була,  аның файдасы 3–5 елга җитәчәк, – ди Анна Алешина.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү