Татарстанда талпан кадалу очраклары кискен арткан

Татарстанда талпан кадалудан зыян күрүчеләр саны 62,2 процентка арткан. Медицина оешмаларына шул сәбәп белән барлыгы 9,2 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләрнең иң күбе – Казан (2569) һәм Чаллыда (1490).

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте искәрткәнчә, талпаннарның активлык чоры апрель һәм октябрь айларына туры килә. Талпан кадалганда аны алу, вируслы энцефалитны профилактикалау өчен кичекмәстән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди белгечләр.


Фикер өстәү