Балаларга киңәш: Каникулда нишләргә?

Көзге каникулны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә телисезме? Ул чакта без сезгә әзерләгән чаралар белән танышырга ашыгыгыз.    

Шәрык клубы

Галиәсгар Камал театрының Шәрык клубы көзге каникул вакытында балаларны «Кечтүк» театраль мастер-классларына чакыра. Балалар өчен мавыктыргыч мастер-класс, Г.Камал театры буенча сәяхәт, артистлар белән очрашулар, уенлы лекция һәм башка бик күп төрле чаралар көтә. Театраль мастер-класс 30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр үтәчәк. Остаханә татар телендә уза. Актерлык осталыгын өйрәнеп, чын сәхнә йолдызы буласың килсә, остаханәгә рәхим ит.

Казан Кремле

Казан Кремле музейларында төрле яшьтәге укучылар өчен интерактив программалар һәм белем бирү дәресләре уза.

 «Эрмитаж-Казан» үзәге

«Бәхет батырларга елмая яки уңышлы уку серләре» мәктәп программасы кысасында төрле яшьтәге балалар өчен интерактив дәресләр һәм экскурсияләр үткәреләчәк. Балаларны борынгы тарихка интерактив дәресләр көтә.

Мәктәп төркемнәре игътибарына

  • «Македонский эзләре буйлап, яки җир чигенә сәяхәт»башлангыч мәктәп өчен, 6+
  • «Македонский тарихы, яки 60 минут эчендә ничек бөек булырга»урта мәктәп өчен, 10+
  • Төрле яшьтәге балалар өчен күргәзмәбуенча экскурсия

Әти-әниләр белән килүчеләргә

  • Балалар һәм ата-аналар өчен күргәзмә буенча уен картасы
  • Казан Кремле буенча «Хәзинә эзләү» уен-квесты

Инклюзив программа

«Казан Кремле белән беренче танышуым». Экскурсия, 7+

Иң кечкенә кунакларны борынгы ныгытма буйлап сәяхәткә чакыралар. Анда сез Казан Кремле тарихы, аның геройлары һәм риваятьләре белән танышачаксыз. Сезгә сәяхәт барышында интерактив карта булышачак.

Программалар һәм экскурсияләрне алдан язылу буенча теләсә кайсы уңайлы вакытта үткәрергә мөмкин. Билетларны «Пушкин картасы» буенча да сатып алып була.

«Кремль аһәңе» сәнгать проекты

Билгеле объектларда: Спас манарасында, Гавами урыннар ишегалдында, Благовещение соборы артындагы җирлектә, шулай ук Казан Кремле диварларында инсталляцияләр күрсәтеләчәк. Барлык мәйданчыкларга керү ирекле.

Лагерьлар барын онытма!

Көзге ялларда күп мәктәпләрдә укучылар өчен лагерьлар оештырыла. Каникулны күңелле, мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрергә менә дигән мөмкинлек бу. Нәрсә эшләргә, көнне ничек уздыру турында уйланасы  юк. Барысы да инде әзер. Димәк, алда сине мавыктыргыч сәяхәт, онытылмаслык каникул көтә!

Фото: novyefoto.ru


Фикер өстәү