Эшләп танылган мәктәп

Югары Ослан районының Матюшино мәктәбе, автокласс ачып, күрше авыл балаларына да һөнәри белем бирергә җыена. 37 укучы гына белем алса да, әлеге 11 еллык мәктәп тракторчы, тегүчеләр әзерләве белән аерылып тора. Технологик профильдә эшләүче уку йорты 2017 елда ил буенча «Иң яхшы авыл мәктәпләре»нең берсе булып танылды. Мондый уңышларга ул ничек ирешкән?

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясенә карата үзгәрешләр кертелде. Хәзер укучыларны такта сөрттерү, идән юдырту яки башка хезмәтләргә җәлеп итү өчен әти-әниләр ризалыгы кирәк түгел. Матюшино мәктәбендә моңа кадәр дә балаларны эшкә өйрәтүгә каршы килүчеләр булмаган. Биредә мәктәп яны участоклары, ике теплицалары бар. Анда помидор, борыч, кыяр һәм башка яшелчәләр үстерәләр. Балалар тормышка әзер булып үсә. Кызлар сыер сава, чүкеч тота, техника иярли белә.

Исеме Матюшино дип йөртелсә дә, мәктәп Бакча-Сарай авылында урнашкан. Уку йорты күптән түгел 135 еллыгын билгеләп үткән икән. Мәктәп «Россия агромәктәпләре» берләшмәсенә кергән. 2014 елда һөнәргә өйрәтү үзәге ачканнар. Аны мәктәпнең элеккеге директоры Илдус Шәрәфиев җитәкли. Ул заманында тракторчы, экскаваторчы, комбайнчы, эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Монда һөнәр үзләштерергә барлык урта мәктәпләрдән 9–11 нче сыйныф укучылары, шулай ук белемен күтәрергә теләгән тракторчылар килә. Башта мәктәп директоры Илдус Шәрәфиев, «УАЗик» машинасында җиде кешелек урын ясап, балаларны үзе ташыган. Аннан автобус бирелгән. Мәктәпнең килешү буенча алынган ике комбайны бар. Кыш көне күргәзмә буларак кулланылса, җәен укытучылар урак өстендә булыша.

Россия күләмендә грантлар откан кечкенә мәктәпнең тәҗрибәсе башка төбәкләр өчен дә кызык. Якутия, Иркутскидан ел саен мәктәп директорлары тәҗрибә уртаклашырга килә. Бу вакытта биредә республика семинары уза. «Россия авыл мәктәпләре энциклопедиясе» проекты җитәкчесе Николай Махнев та ерактан ишетеп килгән бу мәктәпкә. Уку йортының уңышлары аңа да бик кызык булып тоелган. Матюшино укытучылары үзләре дә бер урында гына таптанмый. Май аенда Казанда узган авыл укытучылары форумында «Авыл укытучысы нинди булырга тиеш?» дигән темага чыгыш ясаган.

– Балаларны авылда калдыру җиңел түгел. Механизаторлар картая. Алар заманча техникаларны бик аңлап та бетерми. Без, авыл баласы эшкә өйрәнеп үссен, дибез. Яшьләрне трактор йөртергә, комбайнда эшләргә өйрәтәбез. Алар документ алып чыга. Моннан ике ел элек тегү цехы ачтык. Югары Осланда яшәүче тегү остасы Ольга Аблаева һәр шимбә килеп белем бирә, – ди мәктәп директоры Римма Шәрәфиева.

Мәктәп яны интернаты эшли. Әти-әниләр соравы буенча быел урыннарны киңәйткәннәр. Ашханәгә федераль программа буенча ремонт ясалган, яңа җиһазлар белән баетылган.

Директор әйтүенчә, 12 укытучының җидесе – үзләренеке. Балалар төпле белем алып, вузларга укырга керә. Укучылар имтиханнарны әйбәт балларга тапшыра. ОБЖ буенча олимпиада җиңүчеләре дә күп. Узган ел Вәгыйз Фәйрушин Россия этабында абсолют җиңүче булып танылган. Санкт-Петербургтагы медицина-хәрби академиясенә укырга кергән. Хәрби табиб булырга җыена.

Укучылар патриотик тәрбияне дә яхшы аңлый. Мәктәпне 2003 елда тәмамлаган Фәнис Мөстәкыймов махсус хәрби операциядә катнаша. Танкчы егет: «Без дә сакламасак, туган җирне кем саклар?» – дип үзе теләп киткән. Хатыны – укытучы. Солдатларга укучылар белән хатлар язалар, бергәләшеп посылкалар җибәрәләр. Ялгыз әби-бабайларга булышу гадәте дә бетмәгән.

Автокласс булдыру – республика өчен яңалык. Әлбәттә, бу әле проект кына.

Әмма көзге каникулда аны тормышка ашыра башламакчылар.

– Хәзерге вакытта автобусны заманчалаштырып җиһазландыру эше бара. Анда телевизор, ноутбук, өстәл урнаштырылачак, – ди Римма Шәрәфиева. –

– Балаларны районның бер башыннан икенчесенә йөртү авыр. Ягулыкка да шактый чыгым китә. Каникул вакытында укытучылар автобус белән күрше авылларга барып укытачак. Булачак механизаторлар 3–4әр сәгать лекция тыңлап, видеофильм карап белем туплый ала. Тегү буенча да шулай. Күрше авылдан безгә килүче сәламәтлеге чикләнгән балаларга да уңайлы булачак бу.

Фикер

Әнвәр Хуҗиәхмәтов, КФУ галиме:

– Мәктәпкә хезмәт тәрбиясенең кайтуы бик кирәк иде. Советлар Союзында авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә бу эш тигез алып барылды. Авылда мәктәп бакчалары, фермалары, урманчылыклары төзелде. Шәһәрдә һәр мәктәпнең үз теплицасы, хезмәт мастерское бар иде. Казанда зиннәтле, заманча мәктәпләр төзеп куялар, әмма аның тирәсендә чүл бураны уйный. Ни бер агач үсми, ни бер яшелчә түтәле юк. Мин директор булып эшләгәндә, уку йортында төрле гөлләр үсә, сандугачлар сайрый, ташбакалар йөри иде. Меңләгән куян асрый идек. Һәр мәктәпнең остаханәсе, теплицасы булырга тиеш.

Илебез таркалганнан соң хезмәт тәрбиясе юкка чыкты. Бөтен тәрбия Көнбатыш яшәү рәвешен, фильмнары, музыкасын пропагандалауга әйләнеп калды. Аның ни дәрәҗәдә зыянлы икәнен хәзер барыбыз да аңладык. Ни башы, ни кулы эшләми торган буын үсеп җитте. Кулына эш коралы тота белмәгән бала хезмәтнең кадерен беләмени? Бу бик зур хата иде. Моңа мәгариф өлкәсендә эшләүче укытучылар, директорлар бик борчылды. Бөтен норматив документлар балаларны эштән биздерүгә юнәлдерелгән иде. Такта сөрттермәскә, сыйныфта – гөл, мәктәп тирәсендә түтәлдә әйберләр үстермәскә… Укучы бернәрсә дә эшләмәскә тиеш. Баланың эчке рухи халәтен менә шулай ничә еллар буена сындырдык. Яшьләрне таркату бара. Мәктәпкә барсаң, тизрәк чыгып качасы килә. 11 нче сыйныфка җиткән егетләрнең чәчләре ак, зәңгәр, яшелгә буялган. Чәчләрен кызлар кебек үреп йөрүче малайлар күп.

Хезмәт тәрбиясе булмагач, һөнәр сайлый белмиләр. Әгәр законда булса, әти-әниләр балаларын мәктәптә эшләтүгә каршы булмас иде. Хәзер хезмәт тәрбиясе норматив нигездә кире кайтарылды. Соң булса да, уң булсын!

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү