Хәрби операциядә катнашучы Балтач егетенең әти- әнисенә Рәхмәт хаты килгән

Аны хәрби часть командиры, подполковник Р.Ибраһимов имзалаган. Әлеге районның Яңгул авылы егете, өлкән сержант Ринат Бариев 2022 елның декабреннән хәрби операциядә катнаша.

Үткән вакыт эчендә ул үзен курку белмәс, көчле ихтыярлы итеп таныта, хезмәттәшләренең ихтирамын яулый. «Авыр шартларда, киеренке сугыш хәрәкәтләрендә дә улыгыз үзенең сәламәтлеге һәм сугышчан иптәшләренең тормышын саклап калу өчен зур җаваплылык тоя һәм горурлык белән Ватанны саклаучы исемен йөртә. Хәрби часть командованиесы алга таба да өлкән сержант Ринат Бариев үзенең иптәшләренә үрнәк булыр һәм туган якларына исән- сау әйләнеп кайтыр дип ышана», — диелгән Фәлиянур һәм Габделфәрт Бариевларга юлланган Рәхмәт хатында.


Фикер өстәү