«Ак барс»ның яшь җанатары турында әнисе: «Сөйләшә белми иде, әмма кулына кәшәкә тота белде»

Хәтерләсәгез, «Ак барс» хоккей клубы күптән түгел бер видео белән уртаклашты. Чираттагы матчтан соң хоккейчы Станислав Галиев яшь җанатарга үзенең кәшәкәсен бүләк итә. «ВТ» хәбәрчесе нәни җанатарның әнисе белән сөйләште.

Хоккейчы күчтәнәче иясе Әмир Жумакаев булып чыкты. Аңа 11 яшь, ул Казанда яши. Әнисе Алинәдән малайның хоккейга һәм спортка мөнәсәбәте, башка кызыксынулары турында сораштык.

– Хоккейны бәләкәй чагыннан ук ярата Әмир. Сөйләшә белми иде әле, әмма кулында кәшәкәне нык тотты, – ди Алинә ханым. – Хоккейга карата кызыксынуны әтисе уятты.  Ирем үзе дә – һәвәскәр хоккейчы, үзе туып-үскән бистәнең командасы өчен уйнаган.

Әмир Казан клубының уеннарына 5 яшьтән бирле йөри икән. Бер генә сезонны да калдырмый.

– Гел трибунага барып булмый, өйдә җан аткан чакта барыбыз да махсус киемнән булырга тиеш без, бу – шарт, – ди Әмирнең әнисе.

Әмир «Адымнар» мәктәбендә белем ала. Дәресләрдән соң футбол, дзюдо, бадминтонга йөри, инглиз телен өйрәнә. «Әмма яраткан командасы өчен җан атарга, аңа багышланган тапшыруларны карарга вакыт таба. «Ак барс» клубы атрибутикасы өчен өйдә аерым почмагыбыз бар. Әмир анда барлык шарфларын, кәпәч, плакатларны урнаштыра», – дип сөйләде Алинә ханым. Әмирнең кумиры – әлбәттә, Данис Зарипов.

Узган сезонда Әмиргә хәзерге капитан Александр Радулов исеме төшерелгән кофта һәм кәпәч эләккән. Уенга махсус плакат ясап барган булган Әмир. Шуны күреп, истәлекле бүләк ясаган клуб хезмәткәрләре.

Әмир кыш аен зарыгып көтеп ала икән. Бу аңлашыла да: тимераякка басарга, хоккей уйнарга мөмкин ич! Әнисе дә: «Аны кышын урамнан кертәм димә!» – ди.

Станислав Галиев бүләгенә килгәндә, Алинә ханым сүзләренчә, Әмир әле дә шул хисләрдән арына алмый икән.

– Видеода да күренә инде: Әмир бик хисләнде! Шок белән шатлыкны яшерерлек түгел иде, – ди. – Әмир мондый кәшәкә турында бик күптәннән хыяллана иде инде. Клубка, аерым алганда, Галиевка бик зур рәхмәт!

Әмир дә, әнисе дә башка балаларны хыялланудан туктамаска өнди. Әнә бит хыялларның чынга ашу сәләте дә бар!

– Яраткан командабызга җиңүләр генә телибез, Гагарин Кубогын дүртенче мәртәбә яуласак иде. Әмир моңа бик ышана! – диде Алинә Жумакаева.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү