Татарстанда дүрт айлык баласын башы белән өстәлгә бәреп имгәткән ананы кулга алганнар

Чаллы шәһәре суды дүрт айлык баласын имгәткән хатын-кызны кулга алу турында тикшерүче үтенечнамәсен канәгатьләндергән.

Хәсрәт ананы ике айга – 18 ноябрьгә кадәр кулга алганнар. Ул Минзәләнең тикшерү изоляторында “утырачак”. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

Суд утырышында катнашкан шәһәр прокураторасы вәкиле Виктор Порываев тикшерүченең үтенечнамәсен хуплаган, дип хәбәр ителгән Татарстан прокуратурасыннан.
Исегезгә төшерәбез: исерек ана баласын башы белән өстәлгә китереп бәргән. “Ашыгыч” ярдәм” табиблары сабыйны авыр хәлдә хастаханәгә озаткан. Хәзер Казан табиблары сабыйның гомере өчен көрәшә.


Фикер өстәү