Әмма пособие түләүдән шундук баш тартмаячаклар.
Балалар пособиеләре мохтаҗларга түләнелә. Кайбер төрләре – һәркемгә бирелә, ә кайберләре – максатчан була.
Әйтик, гаиләнең матди хәле яхшырган очракта 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге бала өчен пособие түләү туктатылырга мөмкин. Бу хакта Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Ольга Лебединская “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләп үткән. Моның өчен хезмәт хакы арту да кирәкми. Ипотекага икенче фатир яки икенче автомобиль сатып алу да җитә. Шул ук вакытта пособие түләү шундук туктатылмаячак – әле ул берникадәр вакыт дәвамында түләнеләчәк.