Пенсия билгеләгәндә хезмәт кенәгәсеннән башка стажны ничек раслап булуын аңлаттылар

Пенсия билгеләгәндә эш стажын берничә төрле ысул белән раслап була. Бу хакта Плеханов исемендәге РЭУның статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская «РИА Новости»га сөйләгән.

Белгеч әйтүенчә, хезмәт кенәгәсендә эш стажы турында язма булмаса, аны архивтан яки эш урыныннан алынган белешмә алмаштыра ала. Болар – боерыклардагы күчермә, шәхси исәп-хисап, хезмәт хакы бирү турындагы документлар, таныклыклар, язмача хезмәт килешүләре.

Ольга Лебединская сүзләренчә, архив язмаларын алып булмаган очракта, стажны коллегалар да раслый ала.

«Гражданинның оешмада эшләү вакытын аның белән бер чорда эшләгән ике шаһитның күрсәтмәләре нигезендә билгеләргә мөмкин», –  дигән ул «РИА Новости»га.


Фикер өстәү