Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр…» әсәре нинди серләр яшерә? (ӘСӘРГӘ ШТРИХЛАР)

Нәкый Исәнбәт иҗатында игътибар җитмәгән бер өлкә бар. Ул да булса, балалар өчен иҗаты. Без бүген энциклопедик мәгълүматка ия булган «Мыраубатыр маҗаралары»на тукталырга булдык. Әсәр татар тарихының кайсы өлкәләренә кагыла? Песиләргә бәйле кайсы әсәрен автобиографик әсәр дип әйтеп була? Язучының холык-фигыле, гаиләдә үз-үзен тотуы нинди булган? Без бу юлы шушы сорауларга җавап эзләдек.

«Мыраубатыр…» әсәрендәге яшерен тарих

Галим Миләүшә Хәбетдинова:

– Нәкый Исәнбәтне без күренекле фольклорчы, галим, телче, драматург буларак беләбез. Ләкин аның зур көч салган тагын бер өлкәсе бар, ул – балалар әдәбияты. Ул монда фольклорчы («Татар халкының балалар фольклоры», «Татар халык табышмаклары», «Татар халык мәкальләре», «Нәниләр шатлана», «Отканга – мәкаль. Тапкырга – табышмак») буларак та, әдәби әсәрләр («Бәләкәй техниклар», «Куянкай», «Мырауҗан агай хәйләсе», «Ни өчен ни булган, яки Утыз ялган», «Куян маҗаралары»,  «Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары һәм башкалар») бүләк иткән шәхес булып та таныла. Өстәвенә һәр әсәрендә балаларга, татар әдәбиятына берәр форма, жанр  калдыра. Без бу юлы «Мыраубатыр…» китабы турында сөйләшергә булдык. Ул узган елда яңадан басылып чыкты.

Әсәрнең тарихы бик кызык. Нәкый абый аны 1954 елда яза башлый. Ләкин «Миркәй һәм Айсылу» әсәренә бәйле конфликт аркасында, аның башка китапларына да юл ябыла. Әмма Нәкый ага үзенең хыялыннан баш тартмый һәм әсәр 1974 елда китап булып басылып чыга. Китапның язылу сәбәбен ул болай аңлата. «Мияубикә», «Тәүфыйклы мәче» кебек гүзәл шигъри хикәяләр моңарчы да бар… Алар үз  урыннарын югалтканнары да юк. Шулай булса да – «Мәхәббәт иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта» дигән кебек, песи иске тема булса да, мин дә аны яңарткалый торам», – ди ул.  Исәнбәт цикл язарга хыяллана, моның сәбәбен кереш сүзендә аңлата. Хикмәт шунда, 1966–1969  елларда прокатка 22 серияле «Daktari» исемле Америка сериалы чыга. Бу маҗараны безнең илдә олысы-кечесенең кат-кат сорап караулары билгеле. «Балалар өчен бездә дә бер вакытта әдәбият һәм тамаша булырлык маҗаралар циклы зур күләмле әсәрләр мәйданына килергә тиеш», – дип саный Нәкый Исәнбәт. Ул Гетенең «Рейнеке  Лис» кебек маҗаралы әсәр тудырырга хыяллана.  «12 данә маҗаралы хикәя. Һәр хикәя  – тәмам булган тулы бер әсәр. Шул ук вакыт алар уникесе берлектә тоташы белән бербөтен хикәя тәшкил итәләр, ягъни алар аша монда үтәм бер вакыйга (сквозное действие) тасвир ителә». Биредәге һәр хикәянең педагогик максаты бар, моннан тыш үз алдына тагын бер максат – әдәби традиция белән укучыны таныштыру максатын да куя: «Әсәрнең төп хикәясе дүртьюллыклы, төзек калыплы строфага нигезләнгән. Бу – «Кыйссаи Йосыф» китабыннан алып, Тукайга («Кәҗә һәм Сарык әкияте»нә) кадәр сузылып килгән эпик форма». Балалар милли җыр, бию, хәтта театраль маскарад уеннары белән танышалар. Әдипнең дүртенче максаты – балаларда туган илгә мәхәббәт уяту. Әйтик, ике маҗарада ул 144 авыл исемен тезеп китә. Ләкин болар  очраклы хәлдә кертелгән авыллар түгел. Әлеге исемлек аша язучы Идел-йорт, Болгар дәүләте, Казан ханлыгы төшенчәләрен аңлата, безнең шәһәр цивилизациясе булганлыгын күрсәтә. Шул нисбәттән Болгар дәүләтенең хәрби пункт функциясен үтәгән авыллар исемен китерә. Мәдрәсәле, зур галимнәр, шагыйрьләр чыккан татар авылларын атап китә. Япанча авыл исемен телгә алып, Казан ханлыгы чорының атаклы хәрби башлыгы исемен татарга кайтара. Ә бит бу – татар турында ачылып сөйләргә ярамаган совет заманы… Күгәрчен  исемле авыллар аркылы Болгар дәүләте чорында булган күгәрчен почтасы турында кызыклы мәгълүмат ирештерә. Болар бар да безнең нинди цивилизация булуыбызга дәлил бит. Димәк ки, бу – энциклопедик мәгълүматка ия китап.

Соңгы маҗараларга аеруча игътибарлы булыйк. Боларда татар теленә кагылышлы вакыйгалар бәян ителә. 10 нчы маҗарада Хәйрулла бабай урыс сүзләрен татар теле кануннарына буйсындыра. Ул елларда исә урыс сүзләре кертеп, татар  сүзләренең графикасын, фоникасын үзгәртү бара. Аннан Нәкый Исәнбәт әйтешләрне, сынамышларны, уеннарны, татар хикәяләрен, мифларын мулдан куллана. Шул исәптән үз мифларын да булдыра. Әйтик, кояшны да Татар бугазында татар агае һәр иртә тәртә белән тәгәрәтеп чыгара икән.  Бер яктан, Ньютон законы, икенче яктан, татар тарихы…

Әсәр әкият буларак фольклор һәм аның алымнарыннан файдаланып язылган. Ләкин ул әзер әкиятләрне генә «көйгә салып» язып чыгу түгел, күпчелек маҗаралары фольклор алымында автор эше.

Әти һәм песи халкы

Йолдыз Исәнбәт, язучының кызы, музыка белгече, педагог:    

– Бәләкәй чагымда (5–6 яшьләремдә) ук безнең йорт балаларыннан мин урыс халкының Иисус Христос дигән аллалары барлыгын белә идем. Шулай да, бер көнне белемемне тулыландырырга теләпме, әтидән «Иисус Христос ул кем?» – дип сорадым. Әти, гадәттәгечә, минем сорауга бик кыска җавап бирде: «Иисус Христос – ул миф». Мондый аңлатма мине тулысынча канәгатьләндерде, чөнки «миф»ның нәрсә икәнен мин, үземчә булса да, инде белә идем (әкият, уйдырма). Ләкин әтигә үз җавабы бик кыска булып күренде, ахры. Ул: «Ә менә Мөхәммәд пәйгамбәр – тарихи шәхес», – дип өстәп куйды. Һәм, шуны дәлилләп, Мөхәммәд, өстендәге киеменең читендә йоклап яткан песине борчымас өчен, аңа яткан урыныннан куып тормыйча, киеменең чабуын гына кисеп алып, утырган урыннан торып китүе турында сөйләде. Бу сөйләшүдән мин әтинең песи халкын бик югары дәрәҗәләвен аңладым һәм үзем дә песиләр белән махсус кызыксына башладым.

Ә сугыштан соң, мин 10 яшьләрдә булган вакыттан алып, безнең өйдә берсе артыннан икенчесе 1–2 сары таплы ак төстәге ана песиләр яшәде – башта миңа язучы Кави абый Нәҗми бүләк иткән бер күзе кыек Сары Каш, аннары кыска гына вакыт аның Мыртый исемле кызы. Сары Каш бик тиз өйгә хуҗа булып алды. Ул, уйлавынча, әни песинең колы иде (ашату, эчерү, аның артыннан җыю, дәвалау, тәмле үләннәр алып кайту, ул нигәдер теләмәсә – аның яңа туган балаларын пипеткадан ашату һ.б.), мин – асравы һәм тәрбиячесе (аның белән сөйләшү, уйнау, колак артларын һәм эчен кашу, сыйпау, иркәләү), ә әти – үзенә (песигә) тиң зат. Белмим, әтинең аны берәр сыйпап куйганы яки аңа берәр җылы сүз әйткәне булган микән? Ләкин алар күп сәгатьләрне бергә үткәрәләр иде. Әти песигә үзенең язу өстәлендәге кулъязмаларны таптарга, алар өстендә сузылып аунарга, өстәл лампасының утын каплап, аның җылысында изрәп йокларга, хәтта әтинең үзенең язу кәгазьләрен куярга урын калдырмыйча кылануына чыдый иде.

Минемчә, алар ничектер сүзсез, тавышсыз, туп-туры әллә нинди сихерле ми дулкыннары яки космос аша аралашалар иде һәм бер-берсен бик яхшы аңлап һәм бу дөнья турында бер фикердә булып яшиләр иде. Әтидән берничә мәртәбә «Песиләрнең психологик халәте бик катлаулы» дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Әти песи белән рухи аралашмаса, алар уй-фикер-хисләрен бер берсенә җиткермәсә, мондый нәтиҗә нәрсәгә нигезләнер иде икән соң?

1950 нче еллардан башлап песиләр белән турыдан-туры аралашу нәтиҗәсендә песи темасы өчен гадәти булган, яшь чагында язылган «Әбием янында» шигыренә әти иҗатында өч яңа әсәр өстәлә.

«Мияубикә төше»н мин автобиографик әсәр дияр идем. Әтинең шигырьне рәттән беренче мәртәбә тәмләп укыганын һәм, бигрәк тә, укып бетергәч ачынып әйткән мыскыллы сүзләрен ишеткәч («Булдымы сиңа тәмле пәрәмәч, каһәр суккан нәрсә?»), мин бу әсәрдә ул үз хыялларын тасвирлавын аңладым. Илледән узган язучы 1953 елда гомерендә беренче күләмле җыентыгы чыгуын көтеп йөргәндә обком һәм татар язучылары тарафыннан сәяси кыйналып, Мияубикә шикелле татлы төштән айнуы турында.

Әти үзе бик канәгать булган «Мырауҗан агай хәйләсе» татар язучылары тормышындагы ниндидер барып чыкмаган интрига турында булырга тиеш.

Ә менә зур күләмле мавыктыргыч «Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары» – бу инде татар әдәбиятында эчтәлеге белән дә, әдәби төре (жанры) белән дә Исәнбәткә хәтле очрамаган яки очрап сакланмаган Европа әдәбиятында «Илиада» яки «Одиссея» эпик поэмалары һәм урта гасыр авантюралы һәм маҗаралы романнары кебек әсәрләрнең вакытлы урынбасарлары булып торган әсәр дип ышанам.

«Халык күңеленә Мыраубатыр булып кереп калдым» 

Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артисты:

–   Нәкый Исәнбәт белән театр училищесында Марсель абый Сәлимҗановның ассистенты булып эшләгәндә таныштым. Фәрит Бикчәнтәевләр курсына диплом спектакле әзерләргә кирәк иде. Нәкъ шул вакытларда Нәкый Исәнбәтнең яңа китабы чыкты. Анда 50 ел уйналмаган «Портфельле кияү» дигән әсәре басылган иде. Без шуңа алындык. Әлеге диплом спектакле бик зур яңгыраш алды. Шуны ишетеп Нәкый абый үзенә сөйләшеп утырырга чакырды. Искитмәле матур, зыялы нурлы кеше булып хәтергә кереп калды.

«Мыраубатыр» әсәренә килгәндә, ул Тукай әсәрләреннән бер дә ким түгел. Нәкый абый бала күңеленә песи маҗараларына төреп тел байлыгын да, тарихыбызны да, гореф-гадәтләрне дә биргән. Гаҗәеп әсәр бит ул! Кызганыч, бүген балалар татар китабын укымый…

Мыраубатыр образына килгәндә, миңа ул вакытта 36 яшь иде. Яшерен-батырын түгел, телесериалга әзерлек тә булмады. 1996 нчы еллар, дөньялар буталып киткән, акчасыз чор. Шунда кирәк бит, Индус Сирматов редактор, Идмас Үтәгәнов режиссер булып, алар шушы эшкә алындылар. Миңа ике көн кала шалтыраттылар һәм Мыраубатыр ролен тәкъдим иттеләр. Әле бит җырлардан гына торган роль, кайчан өйрәнербез, бер елга сузылыр дип уйлаган идем, эш көйле барды. Композитор Рәшит Абдуллин төне буе 3–4 җыр яза, үзе җыя, иртән барыбыз да җыелабыз, төшкә кадәр өйрәнәбез, фонограмма язабыз, уникедә съемка башлана. Ничек өйрәнгәнбез, Алла белсен.

Костюм юнәтү – үзе бер маҗара. Әйткәнемчә, миңа 36 яшь, тәнгә ит кунган, ә миңа яраклы костюм тегелмәгән. Иҗат төркеме аптырап калмый, Опера һәм балет театрыннан «Кошкин дом» опереттасы өчен тегелгән песи костюмын сорап тора. Әлеге костюмны 20 ел буе бер ханым киеп чыгыш ясаган. Дөресен әйтик, кия-кия череп беткән диярлек.  Нәтиҗәдә съемка вакытында ул арттан аерылып та киткән. Шундый хәлләр дә булды…

Бу хәлләрдән соң күпме еллар узды, әмма хәзер дә юлда туктатып, мин сезнең Мыраубатырны карап үстем, дип әйтәләр. Бу – Исәнбәт тексты тәэсире бит инде. Мин исә халык күңеленә Мыраубатыр булып кереп калдым. Хәлим Җәләй – Хуҗа Насретдин, Шәүкәт Биктимеров Әлдермеш Әлмәндәре, Равил Шәрәфи – Әҗәл, миңа Мыраубатыр дип дәшүләре бик күңелле. Миңа калса, бу әсәр яңадан күтәрелеш алыр әле. Ул нәкъ бүгенге көннәрне истә тотып язылган төсле.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү