Волонтер Ольга Спиридонова: «Мин башкача булдыра алмыйм»

Ольга Спиридонова – яраткан шөгылен кешеләргә ярдәм итү ысулына әйләндергән кеше, «Добро с иголочки», «Цветной мир кукольного театра» проектларының авторы. «Көмеш» волонтер булса да, олыгаерга, өйдә утырырга һич ашыкмый ул. Көчне игелекле эшләрдән алам, ди үзе.

«Авырлыкларны кичерергә ярдәм итте»

Волонтерлык хәрәкәтенә соңарып кына кушыла Ольга ханым. Пенсиягә кадәр мәктәптә эшли. Ә кул эшләре электән үк яраткан шөгыле икән.

– Моны минем хезмәттәшләрем дә белә иде. Шуларның берсе минем турында мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре белән шөгыльләнүче бер ханымга сөйләгән. Акрынлап мине әниләр белән дә, сабыйлар белән дә төрле эшләнмәләр ясарга дип, хәйрия ярминкәләренә чакыра башладылар. Шундый очрашуларның берсендә «Альпари» фондының мастер-классларына чакырдылар. Әлеге фонд белән әнә шул көннән башлап, инде менә 11 ел дәвамында дуслар без, – ди Ольга Геннадьевна.

Бу вакытта аның ире авыр хәлдә була. Балаларга ярдәм итә дә өенә ашкына. 2016 елда ашкынып янына кайтыр кешесе вафат була…

– Иремнең вафатын бик авыр кичердем. Әле дә ярый янымда балаларым булды. Мине ничек тә эшсез утыртмаска тырышты алар. Яраткан шөгылем барлыгын исемә төшереп, шуның белән шөгыльләнүемне, балаларга ярдәм итүемне туктатмаска куштылар. Сүзләрен тыңлап, янә шул эшемә «чумдым», – дип искә

ала ул.

«Волонтер икәнемне белми йөргәнмен…»

2017 елда Ольга ханым «көмеш» волонтерлар хәрәкәтенә кушыла.

– Аңа кадәр үземнең волонтер икәнемне аңлап та җиткермәгәнмен (көлә). «Көмеш» волонтерлар турында да шунда гына белдем. Ул чакта мин аларга курчак театры оештырырга тәкъдим иттем. Артистлар – үзебез, ягъни әби-бабайлар. Курчакларын үзем ясармын, дидем. Бу идеямне бик ошаттылар, һәм без мөмкинлекләре чикле балалар өчен төрледән-төрле спектакльләр куя башладык. Мин артист түгел бит, дигән әби-бабайларга: «Оныгыңа әкият укыганың юкмыни?» – дип кенә әйтә идем. И, ул курчаклар белән мәш килдек без. Балалар да шундый ошатты безнең спектакльләрне. Гомумән, авыру балалар өчен мондый чаралар бик файдалы һәм бик әһәмиятле икәнен аңладык без. Үзләре белән дә, әти-әниләре белән дә аралашкач, тагын да «канатланып» эшли башладык, – дип сөйли Ольга Геннадьевна.

2018 елда узган Футбол буенча дөнья чемпионатына да махсус сценарий язып, курчаклар ярдәмендә футбол тарихын сөйләгән алар.

– Ул чакта безнең курчаклар турында «Матч ТВ» махсус сюжет та төшерде әле. Шуннан соң, 2019 елда «WorldSkills» чемпионатына махсус пьеса яздык, – дип искә ала әңгәмәдәшем.

«Яшәргә көчне игелекле эшләрдән алам»

Ләкин энтузиазм белән генә ерак китү авыррак шул. Кул эшләнмәләре өчен махсус җиһазлар, тукымалар да кирәк бит. Барысы да – чыгым. Шуңа да Ольга ханым грант алыр өчен проектлар язарга тотына. Һәм тырышлыгы юкка китми: «Доброволец – 2020», «Молоды душой – 2021» бәйгеләрендә җиңеп, грантлар ота ул. Ул акчага тегү машиналары һәм башка кирәк-яраклар алып, эшен тагын да киңрәк җәелдерә.

– Ул тегү машиналары белән кайда гына булмадык, нинди генә остаханәләр оештырмадык инде. Чакырып торалар, без йөреп торабыз. Әле менә күптән түгел Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән балалар янына барып, алар белән дә очраштык. Балаларга уенчыклар ясау буенча мастер-класс уздырмакчы идем. Ләкин анда минем башка файдам тиде: мәҗбүри эвакуацияләнүчеләргә кешеләр китергән киемнәрнең кайсын кыскарттым, кайсын зурайттым шунда. Уенчыклар онытылды анда…

Кешеләргә ярдәм итә алуына чын күңеленнән сөенә Ольга ханым. Яшәргә көчне игелекле эшләрдән алам, ди.

– Белгәнемне башкаларга да өйрәтәсем килә. Мин башкача булдыра алмыйм. Әгәр минем дәресләрем кемгәдер булыша, кемнедер бәхетле итә икән, мин дә бәхетле. Янымда да шундый кешеләр бит минем. Алар да башкаларга ярдәм итәргә атлыгып тора, – ди Ольга Спиридонова.

Картаерга вакытым юк, ди ул. Яшьтәшләренә дә тик утырмаска киңәш итә.

– Булган гомереңнең кадерен белеп яшәргә кирәк! Әйе, көнне начар уйларга «батып», зарланып, «уф»ылдап та үткәрергә була. Алай да үтә ул. Ләкин шул көнеңне файдалы эшләргә багышласаң, башкага да ярдәмең тия, үзең дә бәхетле буласың, – ди ул. – Бу турыда яшьтәшләремә гел әйтергә тырышам. Кемнедер рухландырам. Шулай берзаман поездда кайтканда Чаллыдан бер әбиең белән таныштык. Ниләр белән шөгыльләнгәнемне сөйләгән идем, таң калды. Хәзер менә төрле чараларда очрашабыз, ул да – «көмеш» волонтер. Күзләре дә яна башлаган! Аны шулай рухландырып җибәргәнем өчен миңа рәхмәт әйтүчеләр дә күп булды. Шуңа да волонтерлык турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә кирәк дигән фикердә мин.

Хәзерге вакытта Татарстанда 200ләп «көмеш» волонтер бар. Ә Россия буенча аларның саны – 63,5 мең.

«Көмеш» волонтерлар булып яше 55тән узган, җәмгыятьтәге социаль, мәдәни, экологик проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән һәм, үз белем-осталыкларын кулланып, ирекле һәм түләүсез эшчәнлек алып баручы кешеләр санала.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү