Юл-транспорт һәлакәтен китереп чыгарган пенсионерка үлгән

Красноярск краендагы ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, авария 9 гыйнварда «Бирюса-Зеледеево-Ибрюль»трассасында булган. Nissan Cub каршы як полосага чыгып обгон ясамакчы була һәм Toyota Land Cruiser белән бәрелешә.

Nissan руле артында 61 яшьлек хатын-кыз булган — ул һәлак була. Фотода машинаның ничек «изелүе» күренә. Toyota да дүрт пассажир зыян күргән, шул исәптән 2 яшьлек бала. Авария вакытында ул балалар кәнәфиендә була.


Фикер өстәү