Татарстанда танылган модель анорексиядән үлгән

Чаллыда танылган модель Ксения Шәрипова вафат булган. 24 яшьлек кыз озак вакыт  диеталарда утырган һәм анорексиядән үлгән, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Ксения утырган диеталар бик «кырыс»лардан саналган. Аның нәтиҗәсендә анорексиягә җиткәннән соң йөрәк һәм бөер эшчәнлегенә зур зыян килә.

Фаразлар буенча, модель кыз нәкъ менә йөрәккә зыян килүдән үлгән булырга мөмкин. Хәзер аның үлеменең сәбәпләре ачыклана.

Фото социаль челтәрдән алынды


Фикер өстәү