Татарстанда көнче ир хатынын яндырып үтермәкче булган

Бөгелмә районында 65 яшьлек ир-ат үтерү омтылышын ясауда шикләнелеп тоткарланган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул 3 февральдә салган баштан көнчелек җирлегендә хатыны белән ачуланышкан. Шуннан соң, өстенә бензин сибеп, аны яндырмакчы булган. Бу хакта Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептинский хәбәр итте.

62 яшьлек хатын-кыз, иренең шырпы яндыруын күрүгә, тәрәзәдән сикереп, күршеләренә качкан. Тегеләр махсус хезмәтләр чакырткан.
Суд якын араларда тоткарланган ир-атны сак астына алу мәсьәләсен хәл итәчәк.


Фикер өстәү