Диния нәзарәте мөселман солдатларга барлыгы 2,5 тонна йөк тапшырылган

Диния нәзарәте Казан танк полигонына Татарстаннан махсус хәрби операциягә чакырылган егетләр өчен тәгаенләнгән ярдәмнең бер өлешен китергән. Мөселман солдатларга барлыгы 2,5 тонна йөк тапшырылган. Гуманитар ярдәм асылда 7848 банка хәләл ит консервыннан тора. 7056 данәсен Нәзарәтнең “Зәкят” фонды сатып алган, 792сен Арча районы, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре җибәргән. Моннан тыш хәрбиләргә 30 данә матрац һәм 30 пар җылы эчке кием бирелгән.

Солдатларга ярдәмне, “Без бергә” Бөтенроссия акциясе кысасында, “Ярдәм янәшә” республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган. Татарстаннан мобилизацияләнүчеләргә хәләл ризык республикада игълан ителгән “Ярдәм янәшә” кампаниясе кысасында да юлланачак.

Исегезгә төшерәбез: республиканың төрле почмакларында яшәүче мәрхәмәтле кешеләрнең  ярдәме, аеруча мөхтәсибәтләрнең тырышлыгы белән Татарстан мөфтияте 5,1 миллион сумнан артыграк күләмдә акча җыюга ирешкән. Шуның 2,5 миллион сумына 14 000 данә (барлыгы 5 тонна) хәләл ит консервы сатып алынган.

“Алабуга ит консервлары комбинаты” Диния нәзарәтенә солдатлар өчен үзкыйммәтеннән югары сыйфатлы хәләл тушенка җибәргән. Ризык 325әр граммлы калай банкаларга тутырылган. Егетләргә үзләре белән йөртү өчен бик уңайлы булачак ул.

 


Фикер өстәү