Бурычлылар акчаларының бер өлешенә кагылмау турында гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырыр ала

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе счетларында хезмәткә түләүнең минималь күләмендә (МРОТ) акча калдыру турында 3,3 меңнән артыграк бурычлы кешенең гаризасын канәгатьләндергән. Исегезгә төшерәбез: финанс мәсьәләсендә авырлык кичерүчеләр, әҗәтләрен түләткәндә, банк счетында МРОТ күләмендә акчасын саклап калу хокукына ия.

Хәзер бурычлылар акчаларының бер өлешенә кагылмау турында гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша да тапшырырга мөмкин. Моңа кадәр моның өчен суд приставлары хезмәте бүлегенә мөрәҗәгать итәсе яки гаризаны почта аша юллыйсы иде. Моннан тыш суд приставлары федераль хезмәтенең үтенечнамәләр тапшыру сервисыннан да файдаланырга мөмкин.

 

 


Фикер өстәү