Бурычны пенсиядән тотып калырга мөмкин булуы турында кисәткәннәр

Суд приставлары пенсионерның счетында яшәү минимумы күләмендә акча калдырырга тиеш.

PG Partners юристы Полина Гусятникова әйтүенчә, суд приставлары кредит, алимент һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү буенча бурыч өчен ай саен пенсия акчасыннан (50 процентына кадәр) тотып калырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта алар, пенсия кешенең бердәнбер керем чыганагы булып торган очракта, счетында яшәү минимумы күләмендәге акчасын калдырырга тиешләр.

Быел пенсионер өчен федераль яшәү минимумы 12 363 сумга тигез. Әмма әле төбәк минимумы да бар. Мәсәлән, Мәскәүдә ул – 16 257 сум, Татарстанда – 10 508 сум тәшкил итә. Суд приставы гаризада төбәкнең яшәү минимумын күрсәтүгә бурычлы.

Юрист фикеренчә, аз пенсияле бурычлылар өчен отышлы бу, әмма кредиторлар өчен отышлы түгел. Күп кенә очракларда пенсионерларга кредит алуның кыенлашуы башлыча шуңа бәйле.


Фикер өстәү