Татарстанның яңа баш суд приставы билгеле

Хөкүмәт йортында Татарстан Президентына республиканың яңа баш суд приставын тәкъдим иттеләр. Хәзер әлеге вазыйфаны Әнвәр Закиров биләячәк.

Әнвәр Закиров май аеннан башлап шушы вазыйфаны вакытлыча башкаручы булып торды. 15 июньдә исә аны әлеге вазыйфага расладылар. Әнвәр Закиров тумышы белән Баулыдан. Хезмәт юлын ул Федераль хезмәт инспекциясенең Татарстан буенча идарәсендә 2001 елда суд приставы вазифасыннан башлады. Ул Чуашиянең баш суд приставы вазифаларын башкаручы булып та торды. Бер елдан соң Чуашиянең баш суд приставы урынын алды.

Әнвәр Закировны суд приставлары федераль хезмәте директоры урынбасары – Россиянең баш суд приставы урынбасары Денис Фирстов тәкъдим итте.


Фикер өстәү