Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлеге илчесе белән видеоконференция режимында очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Роб Свартбол белән очрашты. Ике як та хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов төбәкнең Нидерланд Корольлеге белән эшлекле мөнәсәбәттә булуын искәртте. Алга таба да Россия-Нидерланд хезмәттәшлеге өлкәсендә актив эшләргә әзер булуын белдерде. Президент Нидерланд илчелегенә төбәкара элемтәләргә игътибарлы мөнәсәбәте һәм элемтәләрне киңәйтүе өчен рәхмәтен әйтте.

 


Фикер өстәү