Рөстәм Миңнеханов Федераль суд приставлары хезмәте директоры Дмитрий Аристов белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль суд приставлары хезмәте директоры, Россиянең баш суд приставы Дмитрий Аристов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Алар Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү, мөрәҗәгатьләр белән эшләү сыйфатын арттыру, ведомствоара хезмәттәшлек системасын үстерү өлешендә Федераль суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Аристов Казан Ратушасында Федераль суд приставлары хезмәте коллегиясе утырышында катнашачак.


Фикер өстәү