Рөстәм Миңнеханов: «Баласы өчен әти-әни җавап тота»

Татарстанның суд приставлары әҗәтлеләрдән 2022 елның беренче яртысында 6,8 млрд сум бурычларын түләттергән. Шуның 291 млн сумы әти-әнисе алимент түләмичә йөргән сабыйларга кайтарылып бирелгән. Бу хакта Казан Ратушасында узган Федераль суд приставлары хезмәте коллегиясенең күчмә утырышында әйттеләр.

Утырышны Россия Суд приставлары федераль хезмәте директоры – Баш суд приставы Дмитрий Аристов алып барды. Сүз башында ул илнең төрле төбәкләреннән килгән суд приставлары Казанда дүрт көнлек эшлекле сәфәрдә булуын әйтте. Алар эш турында гына сөйләшеп калмаган, башкала белән танышкан. Тарихи урыннарны барлаганнар. Казаныбызны ошатып китүләрен яшермиләр. Дмитрий Аристов кунакчыллык өчен республика җитәкчеләренә рәхмәтен җиткереп кенә калмады,  республикадагы дәүләт органнарының суд приставлары белән хезмәттәшлегенә югары бәя бирде.

–  Моңа Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе эшчәнлеге ачык дәлил булып тора ала. Идарә үз эшенең нәтиҗәләре белән республикада социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертә. Быелның 6 аенда гына да суд приставлары һәм башкаручылары илнең бюджет системасына 2 млрд сумга якын акча түләттергән. Аларның 1,5 миллиардтан артыгы республика бюджетына кергән, – ди Дмитрий Аристов. – Татарстанда түләттерелгән административ штрафларның 60 проценттан артыгы – ЮХИДИнеке. Ярты ел эчендә суд приставлары машина йөртүчеләрдән 240 млн сум бурыч түләттергән. Хезмәт хакын түләмәгән оешмалардан – 61 миллион сум, торак-коммуналь хезмәтләр өчен 324 миллион сум бурычларын кайтартып алганнар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та суд приставларының эшчәнлегенә уңай бәя бирә.

– Суд приставлары хезмәте республикабызда яшәүчеләр һәм Россия халкын борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә алдынгы урынны били. Аларның эше һәркемгә шәхсән якын килүдән гыйбарәт, – ди Президент. – Суд приставлары хезмәте кертүче яңалыклар да уңай нәтиҗә бирә. Әйтик, узган ел республикада суд приставлары хезмәте һәм гомуми юрисдикция судлары арасында башкарма һәм процессуаль документлар алмашу буенча электрон документ әйләнеше кертелде. Әлеге проект эшли башлаганнан бирле Татарстан судлары суд приставларына 73 меңнән артык башкарма документ җибәргән. Шуларның 40 меңе быел җибәрелгән. Хәзерге вакытта мондый хезмәттәшлек җәмәгать судьялары белән оештырыла.

Рөстәм Миңнеханов алиментларны түләттерү турындагы производстволарның елдан-ел артуын да әйтеп үтте. Ә менә хезмәт хакын түләттерү, социаль якланмаган гражданнарга торак бирү, шулай ук дару препаратлары белән тәэмин итү буенча да хәл тотрыклы.  «Мобиль эзләү» кушымтасының яхшы нәтиҗәләр бирүе хакында да сөйләде. Бурычы булган йөзләгән кешенең машинасы кулга алынган.

Очрашуда суд приставлары хакында гына түгел, аларга йомышы төшкән кешеләр турында  да сөйләштеләр. Бүлекчәләрдә халык өчен уңайлы шартлар тудырылган. Быел 9 суд приставлары бүлекчәсендә төзекләндерү эшләре тәмамланган, тагын өчесендә эшләр дәвам итә икән әле.

Татарстан Президенты суд приставларының куркынычсызлыгын тәэмин итү турында да сөйләде.

– Республикада суд биналарының куркынычсызлыгы һәм террористик юнәлештәге җинаятьчел гамәлләрне кисәтү системасы эшли. Барлык судлар һәм җәмәгать судьяларының суд участоклары заманча техник саклау чаралары белән тәэмин ителгән. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, – диде ул.

Татарстан Президенты журналистлар белән сөйләшкәндә, алимент түләмәүче әти-әниләр мәсьәләсенә тукталды.

– Ата-аналар үз баласы өчен җаваплы. Тормышта төрле хәлләр була, гаилә таркала. Кызганыч, аерылышкач, барлык әти-әниләр дә балалары хакында уйламый. Кагыйдә буларак, алиментларны ир-ат түләргә тиеш була. Ир-ат бала алдында бурычлы булып кала. Ул бурычын үтәргә тиеш, – ди Президент. – Әлеге сабыйларны дәүләт кайгырта. Суд приставларына алиментларны түләтү буенча башкарылган эшләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бу – безнең гражданнарны яклау, балалар хокукларын тәэмин итүебез. Алты айда баласына алимент буенча түләттерелгән 291 миллион сум акча тулы булмаган гаиләләргә килеп ирешкән дигән сүз бит инде ул. Алар өчен 100 сум да зур акча. Бу эшләр киләчәктә дә контрольдә булсын.

Федераль суд приставларының эшчәнлегенә күз салсак, Дмитрий Аристов сүзләренә караганда, алар быелның алты аенда бурычлылардан 515 млрд сум акча түләттергән. 11 миллионнан артык бурычлы кешегә карата Россиядән чыгуны вакытлыча чикләү турында карар кабул ителгән. 339 мең башкарма производство кысасында бурычлыларның транспорт чаралары тоткарланган.


Фикер өстәү