М12 магистральне төзеп бетергәндә, калган барлык юллар да капиталь төзекләндереләчәк

Мәскәү – Түбән Новгород – Казан М12 түләүле автомобиль магистрален, Чаллы һәм Түбән Кама урау юлын төзүче оешмалар Татарстан юлларын үз хисабына төзекләндерәчәк.

Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов шулай дип белдерде. «Зур автомобиль юлларын салуда, төзелеш материаллары ташу өчен, җирле юллардан файдаланыла. Ә алар, авыр йөкләргә исәпләнмәгәнлектән, тиз туза, сафтан чыга. Шуңа күрә төзелеш оешмалары җирле юлларны да яңартачак», – диде ул «туры элемтә» вакытында.

Министр әйтүенчә, М12 юлын төзүдә 252 чакрымнан артыграк озынлыкта җирле юллардан файдаланыла. Шәле – Баулы өлешен төзүдә 150 чакрым чамасы озынлыктагы җирле юллар җәлеп ителгән. Ә Чаллы һәм Түбән Кама урау юлын салуда 60 чакрымлы республика юлы «катнаша». Министр басым ясап әйткәнчә, магистральне төзеп бетергәндә, калган барлык юллар да капиталь төзекләндереләчәк. Алар элеккегә караганда да яхшырак хәлгә китереләчәк.


Фикер өстәү