Фәрит Хәнифов: «Зур юллар төзелеше барышында тузган җирле юлларны тәртипкә китерәчәкбез»

Зур юллар төзелеше барышында файдаланылган һәм тузган төбәк һәм җирле юлларны тәртипкә китерәчәкләр. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.

-Республикада зур юллар төзелеше барышында төбәк һәм җирле юллар файдаланыла. Мәсәлән, М12 төзелешенә биш район юллары эләкте. Ел азагына кадәр Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлын кулланышка тапшырырга ниятлибез. Бу эш барышында да төбәк һәм җирле юллар тотыла, — диде министр.

Аның әйтүенчә, Татарстанда зур юллар төзелеше барышында файдаланылган төбәк һәм җирле юлларның реестры төзелгән.

-Сүз 1 мең чакрымга якын юл турында бара. Төзелеш эшләре дәвам иткәнлектән, әлеге исемлек тулылана. Зур юллар төзелеше барышында файдаланылган һәм тузган төбәк һәм җирле юлларның барысы да рәткә китереләчәк. Без бу юнәлештә эшлибез, — диде Фәрит Хәнифов.


Фикер өстәү