Татарстанда Kazan Digital Week халыкара форумы узачак

21-24 сентябрьдә Татарстан башкаласында Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы узачак. Чараны республика Министрлар Кабинеты Россия Хөкүмәте ярдәмендә оештыра. Чара «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренчә, былтыр бу форумны онлайн узган иде. Әлеге форум Татарстан өчен әһәмиятле чараларның берсе санала.

— Программа сәгатьләр түгел, минутлап язылган. Тематик яктан да бай. Фикер алышулар түбәндәге тармаклар буенча алып барылачак: мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр, ситуация үзәкләре, интеллектуаль транспорт системалары, цифрлы индустрия, финтех экосистемасы, киберкуркынычсызлык, инновацияләр, сәламәтлек саклау һәм медицина, мәгариф, авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге цифрлы технологияләр, — дип сөйләде министр.

Яңалыкларга килгәндә, Татарстан Президенты кушуы буенча форум кысасында ике мөһим чара уздырырга ниятлиләр. «Аның берсе сәнәгать тармагын цирфлаштыру темасына республика Хөкүмәте утырышы», — диде Айрат Хәйруллин.

Әлеге форумда катнашу, теркәлү өчен https://lk.kazandigitalweek.com/ru/ сайтына керергә кирәк. Биредә үк актуаль мәгълүмат, программа белән танышырга мөмкин.


Фикер өстәү