Дмитрий Чернышенко Kazan Digital Week 2021 халыкара форумында катнашачак

21-24 сентябрьдә Татарстан башкаласында Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы узачак. Чараны республика Министрлар Кабинеты Россия Хөкүмәте ярдәмендә оештыра. Чара «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Әлеге чарада Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко да катнашыр дип көтелә. Бу хакта Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Моннан тыш, форумда башка федераль дәрәҗәдәге белгечләр, зур компания вәкилләре (Касперский, Сбербанк, Яндекс) катнашыр дип көтелә.

Форум ике төрле форматта — онлайн һәм оффлайн узачак. Күпчелек делегатлар «Казан-Экспо»га килер дип көтелә.


Фикер өстәү