Быел Kazan Digital Week форумында 17 меңнән артык катнашучы булыр дип көтелә

20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Kazan Digital Week халыкара форумы узачак. Быел әлеге чарага 17 меңләп катнашучы килер дип көтелә.

— 17,5 мең катнашучының 13,5 меңе офлайн рәвештә (ягъни, чарага килеп), 4 меңе онлайн форматта катнашачак, — диде журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологиясе һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Министр сүзләренә караганда, форум белән Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре, БДБ илләре зур кызыксыну күрсәтә. «Узган елгы форумда Россия субъектлары ягыннан активлык сизелде», — диде Айрат Хәйруллин.

Искәртеп үтик: әлеге форумда IT-тармак белгечләре, сәясәтчеләр, төбәк башлыклары, бизнес вәкилләре, галимнәр катнаша, форумда алар хәзерге шартларда социаль-икътисади, фәнни-техник үсеш юлларын табу турында сөйләшәчәк.


Фикер өстәү