Kazan Digital Week форумын үткәрүгә 35 млн сум акча бүлеп биреләчәк

Kazan Digital Week халыкара форумының быелгы бюджеты 35 млн сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстанның цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

Аның сүзләренчә, бюджет формалашкан инде. Былтыргы тәҗрибә күрсәткәнчә, узган ел партнерлар һәм күргәзмә экспозициясе хисабына күбрәк акча эшләргә мөмкинлек бар. «Оештыручылар форумны бүлеп бирелгән акчаларсыз да үткәрергә әзер иде», — дип искәртте Рифкать Миңнеханов.


Фикер өстәү