Kazan Digital Week 2023 форумында чит илдән дә катнашучылар көтелә

20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Kazan Digital Week 2023 халыкара форумы узачак. Әлеге форумда катнашырга дип дөньяның 31 иленнән теркәлгәннәр. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтте.

Хәзергә форумга 31 илдән 5,7 мең кеше теркәлгән. Катнашучыларның күпчелеге Россиядән (5638 кеше). Беларусь (26 кеше), Төркмәнстан (12 кеше) делегациясен дә көтәләр. Шулай ук әлеге чарага Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркия, Иран, Абхазиядән катнашучылар да киләчәк. Моннан тыш Бразилия, Индонезия, Япония кебек илләрдән дә катнашучылар булыр дип көтелә. Берешәр катнашучы Монголия, Швейцария, Кытай, Вьетнам, Канада, Армения, Әфганстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Перу, Хорватия, Македония, Австрия, Бөекбританиядән.

— Форумның төп темасы — импортны алмаштыру. Форумга чит илләрдән килгән кунакларны да көтәбез, — диде Айрат Хәйруллин.


Фикер өстәү