43,4 миллиард сумлык. Казанда – яңартылган яр буе, Әлмәттә – кино-концерт залы, Алексеевскида – кунакханә

Татарстан Министрлар Кабинетында Инвестиция советының чираттагы утырышы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка 43,4 миллиард сумлык тугыз проект тәкъдим иттеләр.

– Бу елның алты аенда республикага инвестиция кертемнәре 385 миллиард сум тәшкил итте, – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – Төбәкнең төп капиталына җәлеп ителгән инвестицияләр үсеше 116 процент. Шул исәптән, 327 миллиард сумы – шәхси инвестицияләр. Сәяси, икътисадый вазгыятьне исәпкә алганда, бу – бик яхшы саннар.

Күрсәткечләр тагын да үсәчәк. Инвестиция советы утырышында тәкъдим ителгән тугыз проект та яклау тапты. Арада иң кыйммәтлесен Казанда тормышка ашырырга җыеналар. Казансу ярында, тәгаенрәк әйтсәк, «Ривьера» күңел ачу комплексы күршесендә, өр-яңа ял һәм эш үзәге калкып чыгачак. Әлеге проектны тормышка ашырачак «KravtGroup» оешмасы генераль директоры Валерий Кравцун сүзләренә караганда, әлегә Татарстанда яңа төзеләчәк күпфункцияле үзәккә тиңнәр юк. Казансу ярында биш йолдызлы кунакханә, биш мең кешегә исәпләнгән конгресс-үзәк, кибетләр, егермеләп ресторан, төзекләндерелгән яр буен берләштергән комплекс төземәкчеләр.

– Бу – безнең республикадагы өченче проект, – диде Мәскәү оешмасы җитәкчесе. – Тәүге кунакханәне аэропорт янында төзедек. Бу ел ахырында Иннополиста кунакханә төзеп бетерергә ниятлибез. Казансу ярында тормышка ашырылачак проектның инвестиция бәясе 29 миллиард сумга якын тәшкил итә. Гомумән, Татарстанны инвестицияләр җәлеп итү өчен иң яхшы урын дип саныйм. Биредә туристлар саны елдан-ел артуын да, кунакханәләргә булган ихтыяҗны да күреп торабыз. Республика җитәкчелеге дә безгә даими ярдәм күрсәтә.

– «Ривьера»ны нинди язмыш көтә? – дип тә кызыксындылар генераль директордан.

– Без күршеләр генә, бер-беребезгә бүтән бернинди катнашыбыз юк, – дип тынычландырды Валерий Кравцун аквапарклы күңел ачу комплексы тирәсендәге имеш-мимешләргә нокта куярга теләп.

Әлмәттә исә республика нефтьчеләре ярдәме белән кино-концерт залы төзеләчәк. Инвестиция проектын «Татнефть» тәкъдим итте. Концерт залы үзе генә дә 1100 кешегә исәпләнгән. Моннан тыш, биредә ике кинозал, ресторан да булачак. Инвестиция күләме 12,6 миллиард сум тәшкил итә.

– Без социаль проектлар белән даими рәвештә шөгыльләнәбез, – диде «Татнефть» генераль директоры урынбасары Николай Глазков. – Әлмәттә төзеләчәк кино-концерт залына, концерт залының акустикасына ил күләмендә дә тиңнәр булмаячак. Биредә орган да урын алачак. Проектны 2026 елга кадәр тормышка ашырырга ниятлибез.

Алексеевск районында яшәүчеләргә дә яңалык бар. Биредә кунакханә төзеячәкләр. Аның урынын да сайлаганнар инде. Ул «Казан – Оренбург» федераль трассасы янәшәсендә, Алексеевск бистәсенә кергән юлда булачак. Инвестиция күләме – 205 миллион сум. Туризмга бәйле тагын бер проектны Яшел Үзәндә тормышка ашырырга ниятлиләр. Районның Кызыл Кармыш авылы янында ял базасы төзеләчәк.

Чаллыда исә эш урыннары артачак. Автокалада тагын бер завод пәйда булачак. Биредә спорт һәм актив ял итү өчен техника җитештерүне җайга салмакчылар. Мәсәлән, спорт автомобильләре, электр кар чаналары, балыкчылар һәм аучылар өчен махсус чаналар чыгара башлауны күздә тоталар. Заводны тулы куәтенә 2030 елда ук эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Инвестицияләр күләме 108 миллион сум тәшкил итә.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү