Каз көтүче Искәндәр Гулов: «Артларыннан калмыйча йөрим»

Әлмәт районының Яңа Кәшер авылына баргач, ап-ак казлар белән тулган су буена күзебез төште. Нинди ямьле! Авылга үзе бер җанлылык өсти. Саклаучысы да бар. Ул – Лениногорск районындагы Бәкер авылыннан килгән 45 яшь Искәндәр Гулов.

Искәндәр бертуган Рәмзия апасының казларын көтәргә июнь аенда ук килгән. Һөнәре буенча – тракторчы. Буш вакытында фермерга барып та хезмәт куя икән. Яз көне тавык-чебешләр да саткалый. Кыскасы, эшсез тормый. Әлбәттә, казлар көтү дә бушлай түгел. Ашау-эчүдән тыш, көн саен кесәсенә 400 сум кереп бара. Үзе әйтмешли, бу акча яшәргә җитә. Гаилә корып караган, әмма барып чыкмаган. Кабат өйләнергә әлегә исәбе юк. «Ялгызлыкка өйрәндем инде», – ди. Әтисе алты ел элек дөнья куйган. Әнисе авырый, аны апасы тәрбияли. Төп нигездә Искәндәр үзе генә яши. Казларны урнаштырып бетергәч, кире туган авылына кайтып китәчәк. Бәкер моннан – 70–80 чакрым тирәсе.

Искәндәр иртәнге сәгать 8дә – су буенда. Ул 350 баш каз өчен җаваплы. Кичке 5кә кадәр көне шулар белән мәш килеп уза. Яңгырына да, эссесенә дә күнеккән. Без килгәндә дә яңгыр сибәләп тора иде. Искәндәрнең моңа исе дә китмәде. «Казларны өйдә ябып тотып булмый. Анда үсми бит алар. Су буенда йөртергә, чирәм ашатырга кирәк. Өйгә кайткач, мичкә ягып, бәрәңге пешерәм. Шул чакта ите дә тәмле була», – ди Искәндәр.

– Казлар тыңлыйлармы? – дип тә сорадык аннан.

– Кулда шалтыравык булса, тыңлыйлар. Булмаса, әллә ни исләре китми. Хәзер авылда сарыклар бетте. Шушы шалтыравыклар белән казларны көтәргә калды. Су буенда чыбыркы күтәреп йөреп булмый. Казларны куркытырга шалтыравык та җитә, – диде ул.

Кулында – бауга бәйләгән тимер капкачлар. Шуны суга аткач, казлар куркып яр читенә чыга. Аннан бауны кире җыеп алырга кирәк. Резин итек киеп, суга чумып, каз куып йөрисе юк. Әмма каз артыннан йөреп аяклары арып бетә, ә каз каңгылдавыннан башы авырта икән. Эре мал көтүне җиңелрәк дип саный ул.

Рәмзия һәм Фаиз Сәгъдәтовлар казларны ун ел элек асрый башлаган. Башта үзләренә ит өчен тотканнар. Сораучылар булгач, ел саен баш санын арттыра барганнар. Ире Фаиз комбайнда эшләгәч, ашатырга азык җитә. Рәмзия ханым исә туй, никах мәҗлесләренә казларны пешереп, ыслап, тозлап сата. Яңа елга кадәр казлары калмый да икән. Алучы булганда, ник асрамаска?

– Башта казлар су буенда үзләре генә йөргәләде. Өченче ел көн саен берсе югала башлады. Елгага чәшкеләр ияләшкән булып чыкты, шулар буа икән. Әрәм хезмәт бит. Казлар тик тормый, кеше капка төпләренә дә баргалый. Берәүнең дә үз тирәсен пычраттырасы килми. Шуңа күрә аларны су буенда саклый башладык. Авылдан каз көтүче эзләп йөрмәдек. Энекәш Искәндәрне чакырттык. Үзебезнең туган булгач, ул – безгә, без аңа гел булышып торабыз, – ди Рәмзия ханым.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү