Татарстанда ташламалардан файдаланучыларның 61 проценты социаль пакеттан баш тарткан

Аларның күбесе Кукмара, Яшел Үзән, Буа, Баулы, Чүпрәле районнарында яши. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.

Дарулар белән тәэмин итүне, шифаханәләрдә дәвалануны үз эченә алган социаль пакетмы яисә акчалата компенсацияме? Ташламалардан файдаланучы кешеләр 1 октябрьгә кадәр шушы хезмәтләрнең берсен сайларга тиеш.

Сәламәтлек сагында торган белгечләр исә социаль пакеттан баш тартыр алдыннан жиде кат уйлап, бер кат кисәргә киңәш итә.

— Ташламалардан файдаланучы кеше социаль пакетка өстенлек биргән очракта, медицина күрсәтмәсе нигезендә, табиб рецепты буенча, нинди бәядә булуга карамастан, бушлай дару алу хокукына ия булачак. Ә социаль пакеттан баш тартканда айлык акчалата компенсация авырган очракта кирәкле даруларны алырга җитмәскә дә мөмкин. Программада исә кабаттан тагын бер елдан соң гына катнашып булачак. Шуңа күрә социаль пакеттан баш тартып, 1 мең сумлык акчалата компенсациягә өстенлек бирер алдыннан яхшылап уйларга кирәк, — ди министр урынбасары.


Фикер өстәү