Казанда цифрлы технологияләр буенча халыкара форумга әзерләнәләр

«Акыллы» транспорт системалары, интернет киңлекләрендә куркынычсызлык, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәләрендәге санлы технологияләр. Казанда 21–24 сентябрьдә узачак Цифрлы технологияләр буенча халыкара форумда (Kazan Digital Week) шушы заманча әйберләр буенча фикер алышу күздә тотыла. Чара катнаш форматта (бер өлеше – онлайн, икенче өлеше – оффлайн, ягъни күзгә-күз очрашып) «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыкларында үткәреләчәк.

Бүген Хөкүмәт йортында Премьер-министр Алексей Песошин рәислегендәге утырышта халыкара форумны үткәрүгә әзерләнү мәсьәләләре каралды. Видео-элемтә рәвешендә оештырылган чарада төрле ведомстволар вәкилләре катнашты.
Алексей Песошин чыгышында билгеләп үткәнчә, узган елда форум тәүге тапкыр үткәрелеп, үзенең кирәклеген күрсәткән. Программага кертелгән 60 чара Россия һәм 64 чит илдән барлыгы 10,5 мең кешене җыйган, виртуаль күргәзмәдә 100дән артыграк экспонент катнашкан. Форумны үткәрү идеясен Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, Хөкүмәт әгъзалары, губернаторлар, зур IT-компанияләре җитәкчеләре хуплаган. Нәтиҗәдә аны һәр ел саен үткәрү турында карар кабул ителгән.


Фикер өстәү