Татарстанда бер хатын ирен үтерүчедән 1 миллион сум таләп итә

Татарстан Республикасы Прокуратурасы Казанда яшәүче берничә тапкыр хөкем ителгән 34 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан. Ул кеше үтерүдә гаепләнелә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, бу ир 2020 елның 18 июлендә, исерек хәлдә, Зәй сусаклагычындагы пристань тирәсендә яр буенда ял итүче яшь-җилкенчәк янына килеп чыга. Бернинди сәбәпсездән тегеләргә бәйләнә башлый. Егетләрнең берсе, итагатьле генә итеп, үзләренә комачауламавын – биредән китүен сорый. Гаепләнүчегә бу ошамый: пычак кебек ниндидер очлы әйбер тартып чыгарып, үзенә каршы сүз каткан егетнең күкрәге һәм корсагына берничә тапкыр кадый, йодрыклары белән корсагын төя.
Җинаятьчел гамәлләрдән зыян күргән егет шул ук төндә район хастаханәсендә җан бирә.
Гаепләнүче әле тагын 2020 елның 3 ноябрендә Зәй шәһәр суды утырышы барышында, сүгенеп, судьяны кимсеткән. Ир үз гаебен танымаган. Аңа карата сак астына алу рәвешендә җәза чарасы билгеләнгән.
Үтерелгән ир белән бергә яшәгән хатын-кыз тикшерү барышында тегеннән мораль зыян өчен 1 миллион сум түләтү турында дәгъва белдергән.
Җинаять эше Татарстан Республикасы Югары судына карап тикшерүгә җибәрелгән.


Фикер өстәү