Казан үзәгендә йөртүчесез машина бер хатын-кызны бәрдергән.
Шәһәр автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, кичә кич «Киа» автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе машинасын тормозга куймаган килеш Петербург урамында калдырган. Шуннан машина йөртүчесез генә хәрәкәт итә башлаган һәм бер хатын-кызны бәрдергән.
Һәлакәттә хатын-кызның уң аягына зыян килгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat