Эш кенә димәгән. «Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

Бүген Казанда «Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Ноябрь аеның күркәм традициясенә әверелгән «Безнең заман» фестивале эшче яшьләрне кабат «Пирамида» сәхнәсенә җыйды. Фестиваль яңа буын кадрлар формалаштыру, эшче һөнәрләрне популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗатын ачарга булышуны күздә тота. Быел мәдәни вакыйга Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.

Табиб, укытучылар һәм республика предприятиеләрендә, оешмаларында эшләүче башка һөнәр ияләре чын артистлар кебек җырлады, биеде, юмористик номерлар күрсәтте.

Рөстәм Миңнеханов, катнашучыларны сәламләп, концертның дәрәҗәсе елдан-ел арту турында әйтте.

– Без әлеге фестивальне 9 ел уздырабыз. Бу эшне бик хуплыйбыз, аның файдасын, уңай нәтиҗәләрен күрәбез. Биредә катнашучылар – үзләрен иҗатка багышлаучылар гына түгел, ә хастаханәләрдә, заводларда эшләүче хезмәт кешеләре дә. Бу проектта катнашучыларның һәрберсен җиңүче дип саныйм мин. Сезгә киләчәктә дә эшегездә һәм иҗат юлында уңышлар телим, – диде Рөстәм Миңнеханов

Президент фестиваль катнашучылары осталыгын профессиональ артистлар көнләшерлек дип бәяләде.

– Үз эшегезнең осталары буларак шулай үзегездә иҗади сәләт чаткылары табуыгыз һәм аларны тормышка ашыруыгыз, чыннан да, сокланырлык, – диде ул.

Эшче яшьләр иҗаты фестивалендә быел «Аммоний» акционерлык җәмгыяте командасы җиңү яулады. Алар Татарстан Президентының Күчмә кубогы, фестиваль иганәчеләреннән бүләкләр һәм 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Фестивальдә катнашучыларның иҗади куәте елдан-ел арта бара, шуңа күрә узган ел ук жюри әгъзалары һәм проектның оештыру комитеты тарафыннан «Безнең заман геройлары» дигән махсус приз гамәлгә куелды. Быел мактаулы бүләкне «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасы командасы алды. Алар шулай ук диплом һәм 300 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтүенчә, сәләтле кеше һәр тармакта да сәләтле була. Бу бәйрәм – шуның ачык дәлиле.

Быел фестивальдә Татарстанның 45 районыннан 127 предприятие һәм оешма катнашты. Бу – 2250дән артык катнашучы дигән сүз. Моңа кадәр алар Әлмәттә, Түбән Камада, Яшел Үзәндә һәм Казанда финал турларын узган иде.

                                         Ләйсән САФИНА

 


Фикер өстәү