Эшли дә бел, бии дә бел

16 ноябрьдә Казанда “Наше время – Безнең заман” VI эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

“Наше время – Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты фестивалендә быел Горбунов исемендәге Казан авиация заводы командасы җиңү яулады. Алар Татарстан Президентының Күчмә кубогы, фестиваль иганәчеләреннән бүләкләр һәм 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны республиканың алтын фонды дип атады һәм аларны эшкә генә түгел, иҗатка да вакыт табулары өчен мактады: “Бу – иҗади эшче яшьләр арасында безнең илнең иң яхшы фестивале. Без хезмәттә дә, сәнгатьтә дә уңышлы булган яшьләребез белән горурланабыз”, – диде ул.

Президент искәрткәнчә, Татарстанда быел – Эшче һөнәрләр елы. Аның кысасында узган чараларның иң әһәмиятлесе Казандагы Worldskills һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты булды.

— Без һәрвакыт хезмәт кешесенең дәрәҗәсен күтәрергә омтылдык. Бу әле – беренче адымнарыбыз. Быел без илнең милли чемпионаты гына түгел, Казанда дөнья чемпионатын да уздырдык. Татарстанда эшче яшьләргә зур игътибар бирелә. 36 ресурс үзәге уңышлы эшли. Яшьләр белән предприятиеләребез дә уңышлы эш алып бара, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Барлык конкурслар йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында беренче урынны “КамАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте, “Татнефть” төбәкара профсоюз оешмасы, “Аммоний” акционерлык җәмгыяте, Мамадыш районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге, “Түбән Кама Нефтехим”, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе комнадалары алды.

Быел фестивальдә Татарстанның 174 нефть, энергетика, машина төзелеше сәнгате, мәгариф учреждениеләре һәм башка оешмаларыннан 970 кеше катнашты. Моңа кадәр катнашучылар Казанда 13–14 ноябрьдә финал турларын узды. Алар “Хореография”, “Музыка”, “Йолдызлы сәгать” һәм “Безнең предприятие – илем горурлыгы!” визит картасы-презентация номинацияләрендә үз номерларын тәкъдим иттеләр. Финалга 750 кеше чыкты.

Шимбә көнне фестиваль “Пирамида” күңел ачу комплексында гала-концерт белән тәмамланды, анда конкурсантлар музыкаль композицияләр башкардылар, хореографик номерлар һәм юмористик скетчлар күрсәттеләр.

“Наше время – Безнең заман” фестивале республикада 2013 елдан бирле үткәрелә. Проектның максаты – эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм төбәк предприятиеләрендә эшләүче яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу.

Ләйсән САФИНА

 


Фикер өстәү