Казанда 2 нче гимназиядә янгын чыккан

Күзәтчелек ведомствосы янгын куркынычсызлыгы турындагы закон таләпләрен үтәүгә бәя бирәчәк.

Казанда Мәскәү районы прокуратурасы 2нче татар гимназиясендә янгын чыкканнан соң тикшерү эшләре башлады. Мәктәп Шамил Усманов урамында урнашкан.

Гимназиядә ут киенү-чишенү бүлмәсендә чыккан. Күзәтчелек ведомствосы янгын куркынычсызлыгы һәм муниципаль милекне куллану турындагы закон таләпләрен үтәүгә бәя бирәчәк.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү