Ике 20 яшьлек кеше батып үлгән

Узган төнне Башкортостанның Нефтекама шәһәре Карман сусаклагычында фаҗига теркәлгән. Бу хакта Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә сусаклагычта 2003 елда туган өч яшь кеше кабартылган көймәдә йөзгән. Аларның берсе ишкәккә абынып суга егылып төшкән. Ул йөзә белмәгән. Икенчесе иптәшен коткарырга тырышып, аның артыннан сикергән. Икесе дә батып үлгән.

Көймәнең хуҗасы ярга кадәр көймәдә йөзеп чыккан, дип хәбәр ителә. Хәзерге вакытта ул барлык шартларны ачыклау өчен тоткарланган.

Урында тикшерү хезмәткәрләр эшли. Суга батканнарны водолазлар эзли.


Фикер өстәү