Спорт кына түгел бу. Казанда Мәктәп волейбол лигасының Җәйге Кубогы узды

Узган атнада Россия волейболының 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Беренче очрашу 1923 елның 28 июлендә Мәскәүдә узган. Шул уңайдан оештырылган «Калиниградтан Камчаткага кадәр» фестиваленә Татарстан да кушылды. Казанда Мәктәп волейбол лигасының Җәйге Кубогы узды.

Волейболны һәр кеше уйный ала. Артык чыгымы да юк, махсус әзерлек тә таләп ителми. Әле берләштерә торган ягы да бар. Казанда узган пляж волейболы ярышы моны янә раслады. Әйтик, дөньякүләм танылган футболчыларның авыл малайлары белән бергә туп типкәнен күз алдына китерү кыенрак. Ә менә волейболда мөмкин хәл бу. Шимбә көнне «Зенит-Казан» һәм «Динамо Ак барс» уенчылары мәктәп укучылары белән туп сукты. Күз алдына гына китерегез: Олимпия чемпионы, 5 тапкыр Чемпионнар Лигасын, ә 8 мәртәбә Россия чемпионатын откан, күп тапкыр иң яхшы уенчы булып танылган Максим Михайлов 35 градус эсседә сабыр гына 14–15 яшьлек малайларның комга чыкканын көтеп тора. Көтә, чөнки алар бер командада. Бергә булмасаң, җиңү мөмкин түгел.

Мәктәп волейбол лигасы Татарстанда 2018 елда оештырылды. Бу эшкә барлык шәһәр һәм районнар кушылды. Бездән күреп, әлеге проект башка төбәкләрдә дә барлыкка килде. Хәзер мондый ярыш ил күләмендә дә оештырыла. Ә Җәйге Кубок өчен көрәшергә район һәм шәһәрләрдән 60 команда җыелды. Танылган спортчылар белән бергә уйнау аларның осталыгын да арттыра, күңелен дә күтәрә. Монысы, ниһаять, үзебездә профессиональ клубларда, җыелма командаларда чыгыш ясый алырлык уенчылар тәрбияләү өчен дә кирәк. «Бу мәсьәләгә без дә игътибар бирәбез. Эшебезне дәвам иттерсәк, үзебезнең егетләр һәм кызлар үсеп җитәр һәм алар республика өчен җанын-тәнен биреп уйнарлар дип өметләнәбез», – диде Дәүләт Советы Рәисе, Татарстанның Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Казансу буенда узган турнирның ачылу тантанасыннан соң.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республикада һәр шәһәрдә, авылда, уку йортында волейбол уйнар өчен мөмкинлекләр бар. Бу спорт төре белән Татарстанда 42 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Моның өчен 286 спорт комплексы, 142 ачык мәйданчык эшли, 57 урында пляж волейболы уйнарга мөмкин, 34 спорт мәктәбе һәм аларның бүлекләре бар. Ел саен 120 турнир оештырыла. «Волейболны алга таба да үстерәчәкбез. Бу спорт төренең тәрбия ягыннан да файдасы бар, ул команда рухын һәм ватанпәрвәрлек хисен ныгыта», – диде парламент башлыгы.

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү