Үзебезнең бәйрәм кирәк. Казан — Россиянең футбол башкаласы булып алды

Казан узган атнада Россиянең футбол башкаласына әверелде. Россия Суперкубогы өчен көрәшкән «Зенит» белән ЦСКА үз артларыннан меңләгән тамашачыны да ияртеп килде. Шул рәвешле, узган сезонда илнең иң шәп футболчыларын күрү бәхетеннән мәхрүм калган җирле спорт сөючеләргә бәйрәм ясадылар. «Рубин» исә премьер-лигада чыгыш ясарга әзерләнә.

Россия Суперкубогы очрашуын карарга «Ак барс Арена»га 40876 тамашачы җыелды. Трибуналарны тутырырга 4 мең чамасы кеше җитмәде. 2018 елдан, ягъни дөнья чемпионаты узганнан бирле Казанның төп стадионына бу кадәр кеше килгәне юк иде. Дөрес, бу юлы уен кырына Аргентина яки Франция «йолдыз»лары чыкмады. Әмма «Рубин»ның узган сезонда беренче лигада чыгыш ясаганын һәм көндәшләрнең дә тамашачыны артык җәлеп итәрлек командалар булмаганын искә алсак, чемпион «Зенит» һәм Россия Кубогы иясе ЦСКАның килүе үзе бер вакыйга инде. Шулай итеп, «Казан Арена»га өч төрле тамашачы җыелды. Беренчеләре – зур футболны сагынучылар. Икенчеләре – җанатарлар саналмаса да, зур вакыйганы үз күзләре белән барып күреп, Сергей Шнуровның чыгышын, Эльмира Кәлимуллинаның Россия гимнын башкарганын видеога төшереп, шуны якыннары белән уртаклашучылар. Өченчеләре исә – «Зенит» белән ЦСКАның тугры фанатлары, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килүчеләр. Алары дистә меңнән артып китте. Кунакханәләрдә буш урыннар бетте, очкыч билетлары кыйммәтләнде, хокук сакчыларына эш артты. Шәһәр үзәгендә һәм стадион тирәсе фанатлар белән тулды. Казанга килеп бәйрәм иттеләр, футбол рухын сеңдерделәр. Сүз уңаеннан, 200гә якыны артык бәйрәм иткән, чаманы югалткан өчен полиция кулына да эләкте. Бәйрәм үпкәсез генә булмый инде.

Россиядә яңа футбол сезонының ачылышын игълан иткән хәлиткеч уен исә ничьяга тәмамланды. Җиңүчесез булмый бит инде, шуңа күрә матч ахырында Суперкубок иясен пенальтилар ярдәмендә ачыкларга туры килде. ЦСКАга өстенлек бирүчеләр күбрәк иде: ни дисәң дә, Мәскәү командасының капкасын Игорь Акинфеев саклый. Әмма ул тупны бер генә тапкыр тота алды. Михаил Кержаков исә осталыгын ике мәртәбә раслады һәм «Зенит» 8 нче тапкыр Суперкубокны яулады. Хәзер Санкт-Петербург клубының Россиядә барлыгы 22 зур җиңүе бар. ЦСКАныкы – 21. Бу гына җитмәгән, дүшәмбе «Зенит» тагын бер мәртәбә ЦСКАның борынына чиертте: күп еллар дәвамында Мәскәү командасында чыгыш ясаган һәм төп уенчылардан берсе саналган Марио Фернандес белән килешү төзегәнен игълан итте. Шәп футболчы, җитмәсә, Россия паспортына да ия.

Очрашудан соң барысы да Казанның әлеге бәйрәмне матур итеп оештырганы өчен рәхмәт әйттеләр. Әмма Казандагы футбол тамашачысына мондый бәйрәм генә аз. Кем әйтмешли, күрше урамдагы туй кебек. Барысы да таныш кебек, тик читтән кенә карап торырга ярый, ә эчкә кертмиләр. Чын җанатарларга «Рубин»ның уеннары кирәк. Күп калмады. Премьер-лигага әйләнеп кайткан Казан командасы сезонның тәүге очрашуын 22 июльдә Мәскәүдә җирле «Локомотив»ка каршы уздыра. Ә үз кырындагы беренче очрашуда 30 июльдә «Оренбург»ны кабул итә.

Безнекеләр бу очрашуга бик җитди әзерләнә дип аңларга кирәк. Якшәмбе көнне үзбәкләрнең «Турон» командасына каршы узган уенга тамашачыны түгел, журналистларны да чакырмадылар, хәтта трансляциясе дә узмады. Дөрес, Казанда Суперкубок очрашуы булган көнне, әйтерсең, безне дә онытмагыз дигән кебек, «Рубин» үз базасында җанатарлар белән очрашу оештырды. Бергә уен уйнадылар, бераз тамак ялгадылар, хәл белештеләр, яңа сезонга дип әзерләнгән формаларын күрсәттеләр.

Шул арада Казан командасы үз составын да ныгыта. Киткәннәрне саный башласак, озакка китәр. Ни дисәң дә, беренче лигада уйнаганда башкала клубы ике командалык футболчы җыйган иде. Хәзер исә «иң-иң»нәрен генә калдырып, тагын көчәймәкчеләр. Соңгы арада башкала клубы 4 чит ил уенчысы белән килешү төзеде. Иң беренче булып «Рубин»га Мацей Рыбус килде. 33 яшьлек поляк футболчысы инде 2012 елдан бирле Россиядә чыгыш ясый. Башта «Рубин»ның хәзерге баш тренеры Рәшит Рәхимов кулы астында «Терек»та уйнады, Франциягә барып кайткач, «Локомотив» һәм «Спартак»та туп типте. Ярымсакчы премьер-лигада барлыгы 211 очрашуда катнашып, 22 туп кертте һәм 27 нәтиҗәле пас бирде. Черногория җыелма командасы уенчысы Игор Вуячичка – 29 яшь. Сакчы соңгы вакытта Сербиняең «Партизан» командасында уйнады. Косоводан килгән Мирлинд Дакуга – 25 яшь. Моңа кадәр һөҗүмче Словениядә чыгыш ясады. Әле якшәмбе көнне генә «Рубин» ярымсакчы Иву Угочукву белән килешү төзеде. 23 яшьлек футболчы Нигериядә туып-үскән, әмма Әрмәнстан җыелма командасы уенчысы санала. Узган ел Әрмәнстан премьер-лигасының иң яхшы уенчысы булып танылган иде. Яңа сезонда исә Акинфеев һәм Фернандеска каршы уйнарга туры киләчәк.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

 

Фото: media.rfs.ru


Фикер өстәү