Татарстанда яшәүчеләрнең “Халык контроле”нә юлланган һәр дүрт мөрәҗәгатенең берсе территорияләрне төзекләндерүгә кагыла

“Халык контроле”нә иң күп керүче мөрәҗәгатьләр территорияләрне төзекләндерүгә бәйле. Гыйнвардан июнь аена кадәр бу мәсьәлә буенча 12 меңнән артыграк заявка алынган. Шуның 10,5меңе уңай хәл ителгән. Мөрәҗәгатьләр саны буенча икенче урында – “Юлларны карап тоту һәм төзекләндерү”. Әлеге темага 6,3 мең чамасы мөрәҗәгать кереп. 4,1 меңе буенча тиешле карар кабул ителгән. Йортларны карап тоту мәсьәләсе буенча 1604 хәбәр алынып, 1488е хәл ителгән.

Казанда яшәүчеләр системадан иң актив файдаланучылар булып кала (ярты ел эчендә барлыгы 24,1 мең хәбәр калдырганнар). Чаллы халкы (6 мең хәбәр) – икенче урында. Әлмәт районы (2 мең хәбәр) – өченче.
Быел беренче яртыеллыкта “Халык контроле”ндә барлыгы 55 мең мөрәҗәгать пәйда булган. 42 меңе буенча уңай карар чыгарылган.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, системаның баш модераторы Сәрия Сабурская әйтүенчә, тагын 9471 мәсьәләне хәл итү буенча эш алып барыла. Аның сүзләренә караганда, “Табибка электрон язылу”, “Медицина”, “Автомобиль юллары”, “Ишегаллары һәм гомуми файдаланудагы юллар”, шулай ук “Күпфатирлы йортлар”, “Чүп-чар”, “Хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаиләләренең мөрәҗәгатьләре” буенча алынган җаваплар халыкка бигрәк тә нык ошый.


Фикер өстәү