Һаваның максималь температурасы 26 градус тәшкил итәчәк.
Дүшәмбе, 31 июльдә, Татарстанда кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда яшен һәм боз көтелә. Җил көньяк, көньяк-көнбатыш 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с. Бу хакта республиканың Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.
Төнлә минималь һава температурасы +14..+19 градус. Көндез һаваның максималь температурасы +21..+26 булыр дип фаразлана.