«Бюджет дефициты зур булса да, резервларны ел-ел ярымга сузып була әле»

 Украинага Көнбатыш дистәләгән миллиард долларлык ярдәм оештырганда, Россия бюджеты керемнәре белән чыгымнарын чагыштыра алмый. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе үткән атнада Россиянең аек акыллы икътисадчыларыннан белеште: бюджет дефициты зур булса да, резервларны ел-ел ярымга сузып була икән әле. Милли байлык фондын кабартуның бер чарасы күрелә инде: валюталар рус сумына карата ныгыйлар. Аларның кыйммәтләнүе саклык акчаның сумнардагы күләмен үстерә. Акрын гына дефицитны халык җилкәсенә күчерәләр. Акча барыбер җитми, чөнки Россия сата торган чималларга бәя төшә. Газ бәясе җиде тапкыр түбәнәйде, диделәр.

Үткән атнада федераль хөкүмәт һәм Дәүләт Думасы бар вакытларын диярлек акча табуга исраф иттеләр: нефтьчеләргә салымны яңадан карау белән мәшгуль булдылар, бизнесның бюджетка «ирекле» һәм бик үк ирекле булмаган взнослар түләвенә ирешү кайгысын кайгырттылар. Россия Президенты Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песков: «Анда төп сүз «ирекле», – дип аңлатса да, финанс министры Силуанов әфәнде бюджетка өстәмә взнослар җыю мәсьәләсенең кабыргасы белән куелачагын аңлатты. Башта 200–250 миллиад сум акча җыю турында сүз чыгарсалар, министрлыкта хәзер өзеп әйтәләр: үткән ел табышы бер миллиард сумга җиткән һәм аннан арткан һәр бизнесмен взнос түләячәк һәм җыелган сумма 300 миллиардтан да ким булмаячак. Телеграм-каналларда, ирекле взнослар өч тапкыр җыелачак, ел ахырына миллиардерлардан 1 триллионга кадәр акча савачаклар, дигән сүзләр дә йөри.

«Ирекле» взнослар белән генә бар тишекләрне дә каплап бетереп булмас. Нефть-газ тармагыннан өстәмә керемнәр каерып алу да тормышка ашырыла. Салым формулалары үзгәртелә. Файдалы казылмалар салымын үзгәртү өстәмә 575 миллиард сум бирер дип көтәләр, ягулык демпферы белән уйнап, 85 миллиард тапмакчылар. Бу соңгысы бензин бәясен күтәрмәсме – әле төгәл билгеле түгел.

Европада газга бәяләр төшә, бездә күтәрелер, мөгаен. Чәршәмбе көнне Думаның энергетика буенча комитеты экспорт югалтуларын эчке базарда газга бәя күтәреп компенсацияләргә тәкъдим итте. Әлегә сүз бәяне сәнәгать кулланучылары өчен генә күтәрү турында бара.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү