Путин: “Алдыбызда торган бурычларны эзлекле төстә хәл итәчәкбез”

Россия үзенең алдында торган бурычларын саклык белән генә, эзлекле төстә хәл итәчәк. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасы белән чыгыш ясаганда шулай дип белдерде.

Дәүләт башлыгы чыгышы башында Юлламаның Россия өчен иң катлаулы, илебезнең киләчәген билгеләүче чорга туры килүен белдерде. Президент шулай ук Россия Федерациясенең махсус хәрби операцияне неонацистик режимның янауларын бетерү максатында башлап җибәрүен аңлатты.

“Илебез өчен катлаулы чорда, бөтен дөнья күләмендә тамырдан үзгәрешләр чорында, илебез һәм халкыбызның киләчәген билгеләрдәй мөһим тарихи вакыйгалар чорында чыгыш ясыйм. Һәркайсыбызда тарихи җирләребездәге халыкларны, илебезнең иминлеген саклау өчен гаять зур җаваплылык йөкләнә. 2014 елгы дәүләт переворотыннан соң Украинада пәйда булган неонацистик режимның янауларын бетерү өчен махсус хәрби операция башлау турында карар кабул ителде. Без алдыбызда торган бурычларны саклап белән, эзлекле төстә хәл итәчәкбез”, – дип башлады сүзен Президент.


Фикер өстәү