«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең икенче басмасы әзерләнә

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең икенче басмасы әзерләнә. 6 томлык әлеге басманың 4 томы инде әзер.

Бу хакта матбугат очрашуында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров хәбәр итте. 6 томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» 2021 елда басылып чыкты. Ринат Сәфәров сүзләренә караганда, тиражы чикле булу сәбәпле, ул теләгән һәр кешегә барып җитә алмады.

– Шуңа да Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аның икенче басмасы әзерләнә. 4 том инде басылды, 5 нче томның кулъязмасын тапшырдык. Шуны да әйтергә кирәк: сүзлекнең икенче басмасына 5-6 ел эчендә тупланган яңа сүзләр дә өстәлә, булган кимчелекләр төзәтелә, – диде ул.

Моннан тыш, әлеге сүзлекнең электрон версиясен Татарстан Фәннәр академиясенең рәсми сайтыннан – әлеге сылтама ( http://suzlek.antat.ru/indexR.php ) аша узып та табарга мөмкин.


Фикер өстәү