Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын игълан итү тантанасында катнаша

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов – Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә. Биредә ул Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын игълан итү тантанасында катнаша. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә “Гостиный двор”да башланды.
Чарага, гадәттәгечә, Россия Хөкүмәте әгъзалары, депутатлар һәм сенаторлар, барлык төбәкләр губернаторлары, җәмәгать эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган.
Президент Юлламасы илнең үсеш юнәлешен билгеләп, кагыйдә буларак, төп законнар һәм указларның нигезенә әйләнә. Владимир Путин махсус хәрби операциягә, халыкара вазгыятькә бәя бирәчәк, шулай ук Россиянең социаль һәм икътисади үсеш мәсьәләләрен игътибар үзәгенә алачак.


Фикер өстәү