Камилә Вәлиева Владимир Путинның Юлламасы уңаеннан фикерен әйткән

Дүрт елга дисквалификацияләнгән Камилә Вәлиева үзенең телеграм-каналында, туры эфир аша Владимир Путинның Юлламасын карап утырганда төшкән фотосурәтен урнаштырып, Президентның чыгышына карата фикерен әйткән. Бу хакта “KazanFirst” яза.

Хәзер 17 яшьлек кызга, фигуралы шуудан тыш, укырга керү турында уйланасы бар. Спортчы үзенең хәбәрендә билгеләп үткәнчә, уку йортларының бик күп булуы сәбәпле, арадан берсен сайлап алуы авыррак.

– Бүген Президентның Юлламасын тыңладым. Анда ул мәгариф мәсьәләсен аерым игътибар үзәгенә алды. Хәзерге вакытта илдә 25 университет кампусы эшләп килсә, алга таба аларның саны 40ка җитәчәк! Шул ук вакытта үсмерләрнең бердәм дәүләт имтиханын кабат тапшыру мөмкинлегенә ия булачагы сөендерде. Миңа калса, күпләр аны бик нык дулкынлану, стресс кичерү аркасында гына тапшыра алмый. Әле тагын “Россия яшьләре” проекты пәйда булачак. Илебезнең киләчәге турында проект булырга тиеш бу, – дип язган Камилә Вәлиева үзенең телеграм-каналында.


Фикер өстәү